Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә 30 градус салкын булачак

    2016 елның беренче эш атнасында алмашынучан болытлы һава көтелә. Кар явачак. Төнлә һәм көндез уртача 10-13 градус салкын.

    Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү Идарәсе китергән мәгълүматларга караганда Татарстанның күп районнарында кар, җиңелчә буран көтелә. Һава температурасы 10-15 градус салкын булыр дип фаразланыла. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.

    Ә 12 гыйварда салкынайта. Төнлә 21-26 градус, ә кайбер районнарда 30 градус салкын булачак. Гидрометеорология белгечләре 13 гыйнварда һава торышы кабаттан 17-22 градуска калачак, дип ышандыра.

    Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52844

    Фото: http://wallpapers-fenix.eu/full/141210/094911126.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: салкын
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: