Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балык бистәсе шәһәр җирлегендә агач утырту көне һәр елдагыча оешкан төстә узды

Бер агач, ике агач...ямь өстәлер урамнарга

-Бу көнгә әзерлекне алдан башладык. Иң элек оешма-предприятие вәкилләре белән урман хуҗалыгы билгеләгән участоклардан агач үсентеләре алып кайттык,- ди шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Рафыйк Гадеев. -9-11 октябрь көннәрендә Бәтке борылышыннан Котлы Бөкәш юлын кадәр әйләнеч юл буйлап 500 дән артык миләш, "Яшьлек" стадионында 30 чыршы утыртылды. Бу эштә Балык бистәсе гимназиясе, Агротехник техникум укучылары актив катнаштылар. Шомбыт, Кызыл Йолдыз урманчылыгы хезмәткәрләре район Сабантуе мәйданында 80 төп агач утырттылар.

Күп кенә оешма-предприятиеләр дә агач утырту акциясенә бердәм кушылдылар. Район үзәк больницасы табиблары үз территорияләрендә миләш утыртылар. Аерым граҗданнар арасында да әйләнә-тирәбезне яшелләндерүгә үз өлешләрен кертүчеләр бар. Полянка авылында яшәүче Рәшит ага Шәмсетдинов мондый акцияләр оештыруны көтеп тә утырмый. Үзе урманнан агач үсентеләре алып кайта да, бакча башына, юл буена утыртып куя. Җәй көне үз машинасы белән ташып су сибә, сарык-кәҗәләрдән саклый. Быел тагын ике дистәгә якын агач утыртып куйган. "Үсеп, күтәрелеп китсәләр бик матур булачак бит йортларны юл тузаныннан,тавыштан саклаячаклар",- ди ул.

Рәшит абый кебек табигать җанлы кешеләр күбрәк булсын иде дә. Авылларыбыз, урамнарыбыз яшелекккә күмелер иде.

Илгиз Җамалиев.

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев