Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балык бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Валеевның Сабантуй бәйрәме белән КОТЛАВЫ

Якын көннәрдә районыбыз халкы татар халкының милли бәйрәме-Сабантуйларны бәйрәм итәчәк. Борынгы заманнардан ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән әлеге милли бәйрәм-ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга. Без бу бәйрәмдә язгы кыр эшләренә йомгак ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын, алдынгыларыбызны чакырып зурлыйбыз, рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сабантуе...

Якын көннәрдә районыбыз халкы татар халкының милли бәйрәме-Сабантуйларны бәйрәм итәчәк. Борынгы заманнардан ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән әлеге милли бәйрәм-ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга. Без бу бәйрәмдә язгы кыр эшләренә йомгак ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын, алдынгыларыбызны чакырып зурлыйбыз, рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Сабантуе төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен бер мәйданга җыя. Көчлелектә, җитезлектә, җырда-биюдә күмәк сынашу урынына әверелә.
Мәдәният елында Сабантуйлар гореф-гадәтләребез, туганлык хисләрен яңартыр, мәдәни хәзинәләребез аша барыбызга шатлык китерер дип ышанам.
Хөрмәтле балыкбистәлеләр, сезне милли бәйрәмебез Сабантуй белән чын ихластан тәбрик итәм. Барыгызга да матур бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге, иминлек теләп калам. Сабантуйлар мөбәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев