Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балаларыгыз сәламәт булсын

    Бүгенге җәмгыятьтә балаларның төрле тән җәрәхәте алуы иң авыр һәм куркынычлы проблема булып тора. Андый хәл еш кына аянычлы тәмамлана. Кайберсе инвалидлыкка китерә, хәтта үлем белән тәмамланган очраклары да күп. Бигрәк тә яшь балалар көнкүрештә төрле тән җәрәхәтләре алучан булалар. Бәрелү, сыну, пешү, киселү фактлары белән бергә сулыш алу юллары...

    Бүгенге җәмгыятьтә балаларның төрле тән җәрәхәте алуы иң авыр һәм куркынычлы проблема булып тора.
    Андый хәл еш кына аянычлы тәмамлана. Кайберсе инвалидлыкка китерә, хәтта үлем белән тәмамланган очраклары да күп. Бигрәк тә яшь балалар көнкүрештә төрле тән җәрәхәтләре алучан булалар. Бәрелү, сыну, пешү, киселү фактлары белән бергә сулыш алу юллары зарарлануы да еш кабатлана. Баланың мондый хәлгә тиз бирешүе аның үз-үзен саклау инстинкты түбән булуына бәйле. Көнкүрештә шулай ук өлкәннәр кылган гамәлләрне балалар еш кабатлаучан була. Шуңа йортта нәниләр булганда сакчыллык чаралары күрергә кирәк. Мисал өчен өй, балкон тәрәзләрен ачык калдырырга тырышмагыз. Нәни балаларның тән җәрәхәте алуы, өлкәннәрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга. Район үзәк хастаханәсе табиблары мондый фактлар белән еш очрашалар. Әле күптән түгел генә тәрәзәдән егылып төшкән бер балага катлаулы операция ясалды. Икенче бер мисал итеп шуны әйтәсем килә, нәкъ менә өлкәннәрнең игътибарсызлыгы белән бер сабый үз өстенә кайнар аш түгеп авыр тән җәрәхәте алды.
    Әти-әниләр балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга тиешләр. Ә моның иң уңайлы ысулы сабыйларга уен процессында төшендерү. Чөнки андый вакытта балалар аны яхшырак үзләштерә. Физик яктан сәламәт булган, һәр адымын, гамәлләрен төгәл башкарган балалар җәрәхәтләргә сирәк бирешәләр. Шуңа алар белән төрле уеннар, чыныктыру чаралары үткәрергә, физик хезмәт белән тәрбияләргә тырышыгыз. Балаларның бәлага юлыгуы әти-әниләренә дә бәйле. Шуңа бервакытта да аларга игътибарлылыкны йомшартырга ярамый. Өйдә нәниләрне караучысыз калдырмаска, очлы әйберләрне, даруларны ераккарак яшерергә кирәк. Бигрәк тә җәй айларында балалар төрле тән җәрәхәтләре алалар, агулану очраклары еш кабатланучан була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: