Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балаларны ярата ул

    Менә 27 ел инде Ольга Сычева "Кояшкай" Олы Кульга балалар бакчасын җитәкли. Һөнәр сайларга аңа ата-аналары ярдәм иткәннәр. Алар кызларын бары тик педагог булуын теләгәннәр. Ольга Олы Кульга урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чистай педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, туган авылының балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр үзен. Ул вакыттан...

    Менә 27 ел инде Ольга Сычева "Кояшкай" Олы Кульга балалар бакчасын җитәкли.
    Һөнәр сайларга аңа ата-аналары ярдәм иткәннәр. Алар кызларын бары тик педагог булуын теләгәннәр. Ольга Олы Кульга урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чистай педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, туган авылының балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр үзен. Ул вакыттан бирле күп сулар акты инде. Ә Сычеваның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер язма.
    Мәктәпкәчә учреждение белән идарә итү җаваплы һәм мәшәкатьле хезмәт. Балаларга бакчада уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Ата-аналар да көнкүреш шартларыннан, тәрбия,укыту ысулларыннан канәгать булырга тиешләр. Ә бу җиңел түгел. Әмма Ольга Михайловна балалар белән дә, ата-аналар белән дә уртак тел таба белә. Югары һөнәри осталык, педагогик таланты әнә шунда чагылыш таба да инде.
    -Балалар бакчага яшь ярымлык сабыйлар булып киләләр,ә аннан мәктәпкә әзерлекле, укый-яза белә торган булып чыгалар. Сабыйларның көннән-көн үсүен, тормышка үз карашлары булган шәхесләргә әверелүләрен күзәтү кызык та, күңелле дә,-ди Ольга Михайловна.- Берүк вакытта дулкынландыра да. Чөнки баланың нинди кеше булып үсүе бакчада ничек тәрбияләнүенә дә бәйле бит. Бу җәһәттән, бакча мөдире Сычеваның ышанычлы рецепты бар. Балаларны яратырга шәхес буларак хөрмәт итәргә кирәк,-ди ул.
    Балык бистәсенең 85 еллыгына багышланган тантанада " Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Ольга Сычевага күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Мәгариф Һәм фән министрлыгының Почет Грамотасы тапшырылды.
    Рәсемдә: О. Сычева балалар белән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: