Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балалар хакына бергәләп

    Узган атна ахырында район халыкны социаль яклау бинасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче әти-әниләр белән район үзәгенең төрле службалары җитәкчеләре "Түгәрәк өстәл" артында очраштылар. Бу чара инвалидлар декадасы кысаларында үтте һәм авыру балаларны социаль тернәкләндерү мәсьәләләренә багышланды. Район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы А.Вафина "түгәрәк өстәл"дә катнашучыларны тупланган актуаль проблемаларны...

    Узган атна ахырында район халыкны социаль яклау бинасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче әти-әниләр белән район үзәгенең төрле службалары җитәкчеләре "Түгәрәк өстәл" артында очраштылар.
    Бу чара инвалидлар декадасы кысаларында үтте һәм авыру балаларны социаль тернәкләндерү мәсьәләләренә багышланды. Район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы А.Вафина "түгәрәк өстәл"дә катнашучыларны тупланган актуаль проблемаларны бергәләшеп хәл итәргә чакырды. Әти-әниләргә үз сораулары һәм тәкъдимнәре белән актив катнашуларын теләде.
    -Районыбызда көнкүреш мәсьәләләрне уңай хәл итү һәм инвалидларның социаль проблемаларын чишү буенча шактый зур эшләр башкарыла. Район үзәгендә "Үтемле мохит" программасы уңышлы тормышка ашырыла. Төрле чаралар үткәрелә. Инвалид балалар, шулай ук өлкән яшьтәгеләр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә аннан читтә калмый,-диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин. - Әмма бу өлкәдә тупланган проблемалар әле байтак. Зур эшләр башкарырга кирәк булачак. Бүгенге очрашуда да кайбер иң катлаулылары уңай чишелеш табар дип ышанам.
    Үз оешма, учреждение эшчәнлекләре турында кыскача доклад белән район прокуроры урынбасары Р.Мөксинов, пенсия фонды идарәсе башлыгы М.Валеева, Балык бистәсе шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Р.Гадеев, район шифаханәсе мөдире Н.Фәсхетдинов, башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге башлыгы Р.Хәсәнов һәм башка белгечләр чыгыш ясады. Әти-әниләр үзләрен борчыган һәм күптәннән кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аларның кайберләре урында ук чишелеш тапты. Ә бик катлаулылары "түгәрәк өстәл" беркетмәсенә теркәлде.
    Әлеге чараның икенче өлешендә инвалид балаларның әти-әниләре социаль яклау бүлеге психологы Г.Габдрахманова белән аралашып дәрестә катнаштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: