Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бала гомереннән кыйммәтрәк нәрсә бар?

18 майдан республикабызда «Игътибар-балалар!» профилактик акциясе башланды. Бу чара жәйге каникуллар чорында балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән. 18 июньгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес тоту буенча әңгәмәләр үткәрәчәкләр.

Агымдагы елның дүрт аенда Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашында 130 юл-транспорт фаҗигасе булды. Аларда алты баланың (4 пассажир, 2 җәяүле) гомере өзелде, 137 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре: куркынычсыз тизлекне арттыру һәм балаларны махсус утыргычсызларсыз йөртү. Балаларының гомере, сәламәтлеге турында кайгыртмаган ата-аналарның ваемсызлыгы һич аңлашылмый инде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча балалар өчен махсус утыргычлар юл-транспорт фаҗигаләре вакытында үлем очракларын -54, авыр травмалар алу ихтималын-92 процентка киметә. Шоферлар шуны да онытмасыннар, сәгатенә 50 километр тизлек белән хәрәкәт иткән автомобиль берәр каршылыкка бәрелгәндә пассаҗирның авырлыгы 30 тапкырга арта. 10 килограмм авырлыктагы бала бәрелү вакытында 300 килограмм авырлыкка җитә. Димәк аны тотып калу мөмкин түгел. Кайвакыт өлкәннәр баланы үз авырлыклары белән дә кысалар.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе 1 бүлеге нигезендә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен 500 сум күләмендә штраф салына.
Безнең район автомобильчеләре арасында да юл йөрү кагыйдәләренең бу пунктын үтәмәүчеләр очрап тора. Дүрт ай эчендә генә дә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән 295, балаларга куркынычсызлык каешын каптырмаган 244 автомобильче җаваплылыкка тартылдылар.
Тиздән җәйге каникуллар башлана. Нәкъ менә каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары бермә-бер арта да инде. Балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Юллар читендә хәрәкәтчән уеннар белән мавыгып куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып җибәрәләр. Бу җәһәттән, укытучылар, ата-аналар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр иде әлбәттә. Шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны урамда, юл буйларында караучысыз калдырырга ярамый.
Язгы-җәйге сезонда ике көпчәкле транспорт чаралары катнашында аварияләр саны арта. Беренче чиратта, балигъ булмаган велосипедчылар, скутерчылар юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булалар. Күптән түгел Анатыштан Балык бистәсенә илтүче әйләнеш юл белән Победа урамы кисешкән чатта 12 яшьлек велосипедчы "ВАЗ-2109"машинасына килеп бәрелә. Әле ярый шофер Победа урамыннан зур тизлектә төшеп килүче велосипедчыны күреп машинасын туктата. Шулай булмаса, малайның көпчәк астында калу ихтималы да була. Бу юлы җиңелчә җәрәхәтләр белән котыла ул. Ә менә әти-әнисенә РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе ( ата-аналарның балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәү) нигезендә 500 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Безнең районда ике дистәгә якын скутер, мопед исәпләнә. Еш кына 16 яше тулмаган малайлар да скутерга утырып юлларга чыгалар. Кагыйдәләрне белмәгәнлектән, авария ситуацияләре тудыралар. Бер скутерга икешәрләп, өчәрләп атланып йөрүчеләренә дә тап булабыз. Күп очракта мотошлемнары да булмый. Быел гына да скутерда йөрү кагыйдәләрен бозган үсмерләргә 5 беркетмә төзедек.
Дөрес, двигатель күләме 50 куб.см.га кадәр скутерларны ЮХИДИда теркәргә дә кирәк түгел, аның белән идарә итү өчен таныклык та таләп ителми. ОСАГО полисы да алып торасы юк. Әмма ул бик куркыныч "уенчык". Аның белән идарә итүнең үз тәртипләре бар. Беренчедән, үсмергә 16 яшь тулган булырга тиеш. Скутерга бары тик мотошлем киеп утырырга кирәк. Паспорт белән скутер документларын үзең белән йөртү зарур. Әгәр тиешле документларсыз скутер белән идарә итүче тоткарланса, скутер штраф тукталышка ябыла. Скутер йөртүчегә 16 яшь тулмаган булса, аңа төзелгән материаллар балигъ булмаганнар эше буенча инспекторга тапшырыла. Ул үз чиратында үсмернең ата-анасына карата административ беркетмә төзи.
Дәүләт автомобиль инспекциясе ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Кечкенә балаларыгыз бар икән, автомобилегезне һичшиксез махсус утыргыч белән җиһазлагыз. Ул балагыз өчен алынган иң кирәкле әйберләрнең берсе булсын. Аңа акча жәлләргә ярамый. Автокресло фаҗига була калса, балагызның гомерен, сәламәтлеген саклап калырга мөмкин бит. Ә бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә юк.

Фото yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев