Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылның тагын бер олы бәхете...

Соңгы вакытларда Иске Арыш авылы шатлыклы, куанычлы олуг вакыйгаларга тиенеп кенә тора.

Ике ел элек кенә авылга асфальт юл керде. Аннан килә, заманча Мәдәният йорты пәйда булды. Һәм дә авыл халкы янәдән бәхетле сәгатенә килеп иреште: биредә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасына Рәсәй Федерациясенең сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Каграманян, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, районыбыз башлыгы Илһам Валеев килгән иделәр.
-Мондый ФАП районда узган ел Иванаево авылында файдалануга тапшырылган иде. Ул безгә дә, халыкка да нык ошады. Җылы, заманча җиһазланган. Бу инде соңгы еллардагы сезнең өчен өченче бәхетле кичерешләрегез вакыйгасы. Куанычын күреп, сәламәт яшәгез,-диде район хакиме.
Рәсәй, Татарстанның олы кунакларын да авыл халкының шатлыгын сокланулы хисләрдә уртаклаштылар.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев