Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл тормышын үз итеп

Бала дөньяга килгәндә үк аның киләчәге, нинди һөнәр иясе булуы билгеле була, диләр. Минемчә, һәркем үз язмышын үзе билгели.

Ямаш авылында туып үскән Әнәс Хәйретдинов кече яшьтән үк әтисе, абыйлары кебек һәр эшкә хәвәс була. Әгәр автомобиль йөртүче һөнәрен сайламаса, ул мөгаен, менә дигән төзүче булыр иде. Чөнки әтисе Борһан абзый белән аның абыйсы Вазыйх Ямаш һәм тирә-як авылларда билгеле, абруйлы һөнәр ияләре булалар. Алар колхозда бик күп объектлар төзүдә катнашканнар. Аннары үз авыл җирлекләрендә оештырылган карьерда хезмәт куйганнар. Бу хезмәт сөючән гаиләдә үскән уллары Расих белән Әнәс тә алар үрнәгендә кече яшьтән күп төрле һөнәр серләренә өйрәнәләр. Ул чорларда алар бәхетенә мәктәптә авыл хуҗалыгы машиналарын өйрәткәннәр. Шуңа урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат белән бергә Әнәс тә кулына тракторчы-машинист һөнәрен алып чыга. Яшь вакытта шулай бит инде ул, һәркайсының җилдереп йөрисе килә. Күп белергә омтыла. Яшьләр арасында зур популярлык казанган һөнәр иясе булырга тырыша. Шуңа Әнәс тә урта мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама шәһәренә китеп автомобильче-кранчы һөнәре үзләштерә. Ләкин егеткә гигант төзелештә катнашырга насыйп булмый, хәрби хезмәткә чакырып алалар. Берничә ай дәвамында Севастопольдә өйрәнү, әзерлек курслары узгач аларны Тын океан флотына диңгез пехотасы частенә җибәрәләр. Кече яшьтән үк техника белән таныш булган егетне сугышчан машиналарга техник хезмәт күрсәтү остаханәсенә башлык итеп билгелиләр. Хәрби хезмәтен үрнәк төстә башкара ул. Кыска гына вакыт эчендә хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы булып җитешә. Гражданлык бурычын намус белән үтәгәч егет турыдан-туры районыбызга эшкә кайта. Һәм "Лог" крестьян-фермерлык хуҗалыгында тракторчы булып эшли. 5 елдан артык ул монда МТЗ-82 тракторы белән җир эшкәртә, чәчүдә катнаша. Нәкъ шул чорларда егет гаилә корып район үзәгендә үз көче, туганнары ярдәмендә йорт-җир җиткезеп керә. Аннары аны район сөт-май комбинатына эшкә чакыралар. Баштагы елларда "ГАЗ-53" автомашинасы белән иртә таңнан чыгып китеп хуҗалыклардан сөт ташый. Ә соңгы вакытларда үзбушаткыч прицеплы "КамАЗ" автомашинасында хуҗалык эшләрендә катнаша. Яз башыннан хезмәттәше Хәмзә Сәфәров белән алар бер көн калмыйча рейста, терлек азыгы ташуда эшлиләр. Хуҗалык белгечләре дә аларның бер сәбәпсез эш калдырганнарын хәтерләмиләр. Шуңа да яраталар үзләрен. Аннары хезмәттәш иптәшләре дә нәкъ үзе кебек уңган, булган егетләр туры килде. Тракторчы Фәргать Хәмидуллин белән Валерий Шелаков бервакытта да иренмичә, сәгатьнең һәр минутын бушка үткәрмичә терлек азыгы хәзерләүдә булдылар. Шуңа да бу бригада быел хуҗалыкта азык запасын ишәйтү, сенаж базларын тутыруда нәтиҗәле эшләде. Хәер, Әнәс Хәйретдиновның әле бүген дә эштән бушаганы юк. Кая кушсаң шунда бара ул.
-Әнәс кебек үз эшенә җаваплы карый торган оста автомобильчеләр бармак белән санарлыктыр. Үз хезмәтен яхшы белә, тыйнак егет ул, бездә аны һәркем үз итә,-ди "Кама" агрофирмасы генераль директоры Камил Садыйков.
Производствода гына түгел, шәхси тормышта да актив, тырыш, ярдәмчел ул. Тормыш иптәше Әнисә белән күпләрне сокландырып берсеннән-берсе матур, уңган ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары югары сыйныфта укый. 3 яшьлек улы инде бүген үк әтисе һөнәрен үз итәргә хыяллана.
Рәсемдә: хезмәт алдынгысы Әнәс Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев