Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Көн темасы

Атлар, гүя, канатланып чапты (Балык Бистәсе Сабантуеннан фоторепортаж 2 кисәк)

Соңгы елларда ат чабышы күпләрнең яраткан тамашасына әйләнде

Быел бу бәйгегә аеруча әзерлек чаралары күрелде., барлык шартына туры китепреп әзерләнәләр. Бәйгедә 21 ат катнашуы да ярышларның популярлаша баруын. Алдагы еллардагы төсле, быел да иң элек җирле атларга старт бирелде. Ярым финалдан соң ярышта катнашкан җирле җиде ат арасыннан иң яхшы әзерлекле биш чабыш аты финал ярышларына кертелде.. Финал ярышында алар өч әйләнештә көч сынаштылар. Бу бәйгедә Юлсубино авылыннан Мостафин атында Ренат Ризванов беренче булып килде. Икенче-өченче урыннарны район ветеринария берләшмәсе атында Азат Нуриев белән "Гөбәйдуллин" фермерлык хуҗалыгыннан Айрат Низамов бүлештеләр.

Соңгы вакытларда районда чиста һәм ярым чабыш атлары тәрбияләү белән чын-чынлап шөгыльләнүчеләрнең ишәеп китеүе аеруча куандыра. Быелгы бәйрәмгә шундый 14 чабыш атлары чыкты. Берничә әйләнештән соң иң көчлеләрдән исәпләнгән 9 чабыш аты финалда калды. Шуңа бу ярыш быел киеренке шартларда узды. Ярым һәм чиста чабыш атлары бәйгесендә быел да "Бариев" фермерлык хуҗалыгыннан Илһам Закиров җиңү яулады. Ул атлар бәйгесендә инде берничә ел рәттән катнаша. Илһам быел район агротехникумында белем ала икән. Финишка "Әхмәтов" фермерлык хуҗалыгы атында Дамир Фәттахов икенче һәм "Бариев" фермерлык хуҗалыгы аты белән Айдар Шәвәлиев өченче килделәр.

Идрис Аметов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined беренчелек атлар чабышы атракционы