Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ат та әзер, арба да

    Күркәм гадәт буенча быел да хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек барышын тикшерү комиссиясе эшләде. Республикабызның дәүләт техник күзәтчелеге баш инспекторы Илнур Җәләлетдинов җитәкчелегендәге комиссия һәрбер хуҗалыкта башкарылган эшне җентекләп тикшерде. Алар игътибарыннан чәчүлек орлык сакланышы, җиргә иңдерер алдыннан аңа химик эшкәртү үткәрү чаралары, механизаторларның өс киеме белән тәэмин ителеше, ашлама,...

    Күркәм гадәт буенча быел да хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек барышын тикшерү комиссиясе эшләде.
    Республикабызның дәүләт техник күзәтчелеге баш инспекторы Илнур Җәләлетдинов җитәкчелегендәге комиссия һәрбер хуҗалыкта башкарылган эшне җентекләп тикшерде. Алар игътибарыннан чәчүлек орлык сакланышы, җиргә иңдерер алдыннан аңа химик эшкәртү үткәрү чаралары, механизаторларның өс киеме белән тәэмин ителеше, ашлама, ягулык запасы һәм башка вак-төяк дип исәпләнгәннәрнең берсе дә читтә калмады.
    Ә тикшерүне «Кама» агрофирмасы машина- трактор паркыннан башладылар. Белгечләр агрегат һәм механизмнарның әзерлегенә аеруча зур игътибар бирделәр. Тигез сафларга тезелгән тракторлар, тырма, культиватор, чәчкечләрнең барысына да сыйфатлы ремонт башкарылган. Республика белгечләре "Вамин" составына кергән күп районнардагы әзерлекнең безнекенә караганда йомшаграк булуын әйттеләр. Язгы кыр эшләренә узган елларда югары бәя алган "Масловский" хуҗалыгы быел да комиссияне үрнәк әзерлек белән каршылады. Шулай ук "Востозернопродукт", "Логос", "Аяз-Ойл" хуҗалыклары да кыш айларын бушка үткәрмәгәннәр,барысы да зур хәстәрлек чаралары күргәннәр. Мәшләклеләр, мәсәлән, күп күләмдә минераль ашламалар кайтарганнар, ягулык-майлау материаллар запасын да җитәрлек күләмдә туплаганнар. Язгы кыр эшләренә алар ике яңа тракторга һәм берничә төр агрегатка заказ да биргәннәр.
    Бу көнне без шулай ук "Кулон-Агро" һәм "Азык-төлек корпорациясе" механизаторларының да күңел күтәренкелеген, эшкә омтылыш хисләрен күрдек. Техника утарында тулы тәртип. Комиссиягә Яңа Арыш һәм кулонлыларның эшкә мөнәсәбәте аеруча хуш килде. Бүгенгесе көнне районыбыз күләмендә иң зур җир биләүчеләрдән исәпләнгән "Кулон Агро" хуҗалыгы агрегатларын күргәч, үзеңне яңа техникалар күргәзмәсендәгедәй тоясың. Аларның барысы да ремонтланган, буялган. Әйтүләренә караганда быел техника төзекләндерүгә җиде миллион сумлык запас частьләр алып кайтканнар. Республика комиссиясе һәм авыл хуҗалыгы белгечләре бик озак фикерләшкәннән соң кырык балл җыйган "Кулон-Агро" хуҗалыгына беренче урынны бирделәр. Яңа арышлылар ышанычлы икенче урынга ия булдылар. Хуҗалыкларның әзерлеге хакында министрлык вәкиле Фәргать Зиннәтов менә болай диде:
    -Безгә республиканың бик күп районнарында әзерлек эшләре белән танышырга туры килде. Әмма балыкбистәлеләрнең быелгы оешканлыклары аеруча мактауга лаек. Районыгызның без булган җиде хуҗалыгында да әзерлек эшләре югары. Арада йомшак хуҗалыкларның булмавы безгә күңел күтәренкелеге өстәде. Күп еллык күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам, ат елы мул уңышлы булуы белән куандыра. Сезгә дә уңышлар телим,- диде ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: