Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ат елыннан кем, нәрсә көтә?

    Белгәнебезчә 2014 ел Кытай йолдызнамәсе буенча Ат елы буларак истә калачак. Димәк ул актив эшчәнлекне, тырышларны, җитезләрне үз итә. Ә менә бар гомерләрен халык хуҗалыгын үстерүгә багышлаган ветераннарыбыз болар хакында нәрсә уйлыйлар икән? Мәйсәрә Нуриева, Ленин ордены кавалеры, элеккеге сыер савучы. -Ат барча халыкны авырлыктан алып чыккан, яшәргә өмет уяткан,...

    Белгәнебезчә 2014 ел Кытай йолдызнамәсе буенча Ат елы буларак истә калачак. Димәк ул актив эшчәнлекне, тырышларны, җитезләрне үз итә. Ә менә бар гомерләрен халык хуҗалыгын үстерүгә багышлаган ветераннарыбыз болар хакында нәрсә уйлыйлар икән?
    Мәйсәрә Нуриева, Ленин ордены кавалеры, элеккеге сыер савучы.
    -Ат барча халыкны авырлыктан алып чыккан, яшәргә өмет уяткан, тормышны җайларга булышкан җан иясе. Үзем дә 7 сыйныфны тәмамлагач фермага эшкә килдем, шулай итеп һәр кенне иртәнге сәгать өчтә торып малларым яныны ашыга идем. Озак еллар кул белән 18 әр сыер саудым, соңрак кул эшләре җиңелләште. Әмма ул елларда хезмәт җиңел булмады, элеккеге хезмәттәшләрем Рәкыя Хәсәнова, Нурзия Сәлихова, Гөлниса Хөснетдинова, Зәйтүнә Садриева, Минҗамал Бәдретдиновалар белән иңгә-иң торып, дус-тату яшәдек. Әле дә очрашып яшьлек елларыбызны искә алырга яратабыз. Бүгенге тормышыбыздан һәркем канәгать. Ходай саулыктан гына аермасын. Яңа елга без шундый теләкләр белән аяк бастык.
    Үзбәк Мусин, ТРның атказанган механизаторы:
    -Гомерем буена Яңа Арыш авылы кырларында "корыч айгыр" иярләгән кеше буларак бу елга мин зур дулкынлану хисләре белән аяк бастым. Ат ул бигрәк тә безнең кебек гади авыл кешесе өчен якын һәм кадерле. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән бик күпләр кебек бездә бу елның уңышлы килүен, мул булуын телибез. Тормыш иптәшем Рузилә апаң белән икәү генә калсак та ике сыер асрыйбыз. Сөт бәяләренең узган ел күтәрелүе күпләргә файдага булды. Яңа ел яхшы гамәлләргә бай булсын, кайгы-хәсрәтләр алып килмәсен иде.
    Флюра Сафина, хезмәт ветераны:
    -Һәрбер авыл баласы кебек Ат елы минем өчен дә бик якын. 1973 елның июнендә тыныч кына мәктәптә эшләп йөргәндә мине Күгәрчен авыл Советына рәис итеп сайладылар. Шул көннән авыл Советы аты белән нык дуслашып киттем, акыллы бахбай иде. Аны элеккеге колхоз рәисе Госман абый Баһманов ат заводыннан кайтарган булган. Халкыбыз да атларны акыллы, хуҗасына тугрылыклы, эш сөючән булганга хөрмәт итә. Шуңа бу елны һәркайсыбыз күп куаныч, олы бәхетләр һәм муллык алып килүен телим.
    Гайнетдин Мусин, сугыш һәм хезмәт ветераны:
    -Элек-электән безнең Күки авылында ат асраучылар дәрәҗәле, хәлле крестьян булып исәпләнгән. Авыр сугыш елларын кичеп, Ленинград блокадасын үткән ветеран буларак, атларга зур хөрмәт һәм өмет белән карыйм. Сугыштан соң колхозда төзү бригадасы җитәкчесе булып эшләгәндә, ат белән йөрдем. Үз хуҗалыгымда да өчәр баш ат асраган еллар булды. Бу елның һәрберебезгә шатлык-куанычлар һәм уңышлар алып килүенә ышанам.
    Җавапларны Идрис Аметов язып алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: