Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Армиягә китә егетләр

Дүшәмбе көнне район Мәдәният йортында армия сафларына китүче егетләрне озату тантанасы булды. Бу күркәм традиция безнең районда күп еллар яшәп килә инде. Ул һәрвакыт дулкынландыргыч булып уза.

Тантана алдыннан булачак солдатлар Бөек Ватан сугышында һәлак булган балыкбистәлеләр һәйкәленә истәлек гирляндасы салдылар. Шул рәвешчә алар героик традицияләргә тугры булырга, Ватанны сакларга вәгъдә бирделәр.
Мәдәният йорты залына егетләрнең ата-аналары, дуслары җыелганнар иде. Тиздән хәрби кием киячәк, кулларына автомат алачак егетләр бер-бер артлы сәхнәгә чыгалар. Аларга район администрациясеннән бүләкләр тапшырыла.
-Бу тантананы район чакыру комиссиясе утырышыннан соң үткәрәбез. Анда язгы чакырылышка йомгаклар ясалды. Ә егетләр кемнең кайда хезмәт итәчәген белделәр,-диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Р.Хәбибуллин. -80 нән артык балыкбистәле илебезнең төрле почмакларында хезмәт итәчәкләр. Намус белән фидакарь хезмәт итегез. Шундый егетләр тәрбияләгәннәре өчен ата-аналарга, укытучыларга рәхмәт белдерәбез. Туган якларга исән-сау әйләнеп кайтыгыз.
Армиядәге соңгы еллардагы үзгәрешләр, хезмәт иткән егетләрнең нинди ташламалардан файдаланулары турында хәрби комиссариатның беренче отделение начальнигы М.Гыйльметдинов сөйләде.
-Хәрби хезмәт бервакытта да җиңел булмады,-диде ул. -Армия чын тормыш мәктәбе. Ватаныбызның куркынычсызлыгы сезнең үз бурычыгызны намус белән үтәвегезгә турыдан-туры бәйле. Сезнең иңнәрдә ил, халык, туганнарыгыз алдында зур җаваплылык ята. Туган якларга чын ир-егетләр булып кайтыгыз.
Якташларны озатырга Сәүдахан хәзрәт белән Александр атакай да килгәннәр иде. Алар да егетләргә изге юл, уңышлы армия хезмәте теләделәр. Бу көнне булачак солдатлар алдында яшь үзешчәннәр Гөлүсә Садриева, Илфат Вәлиев, Сергей Шелков, Айгөл Хәмәтвәлиева чыгыш ясадылар. Соңыннан истәлек фотосына төштеләр.
Рәсемдә: гирлянда салу вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев