Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алтын медальләр белән кайттылар

Шушы көннәрдә генә Саба районының Шәмәрдән бистәсендә классик җәядән ату буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә чемпионат узды. Анда республика шәһәр һәм авылларыннан 50 дән артык көчле спортчы катнашты. Әлеге ярышларда безнең район данын җиде укчы егет-кызыбыз яклады. Җәядән ату спорты белән әле берничә ел элек кенә шөгыльләнә башлауларына гына карамастан, тренер...

Шушы көннәрдә генә Саба районының Шәмәрдән бистәсендә классик җәядән ату буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә чемпионат узды. Анда республика шәһәр һәм авылларыннан 50 дән артык көчле спортчы катнашты. Әлеге ярышларда безнең район данын җиде укчы егет-кызыбыз яклады. Җәядән ату спорты белән әле берничә ел элек кенә шөгыльләнә башлауларына гына карамастан, тренер Илшат Гыйлемханов канаты астында ныклы чыныгу алган яшь спортчыларыбыз республика күләмендә үзләрен иң көчлеләр арасында таныттылар. Район командасыннан Булат Сәйфетдинов, Рәзилә Кәримуллина, Илдар Имамов үз группаларында чемпионнар калдылар һәм алтын медальгә ия булдылар. Алена Людкова белән Антон Столяровның республика чемионатында көмеш призерлар булуы шулай ук район өчен олы мәртәбә. Ышанычны аклау, зур җиңүләр турында сүз бара икән, монда әлбәттә, спортның бу төренә ныклы игътибар биргән, монда ярдәм күрсәткән район башлыгы Илһам Валеев беренче көннәрдән әлеге башлангычта әйдаман булган, үзенең улы Илдарны берничә тапкыр укчы чемпион дәрәҗәсенә ирештерә алган Рәдис Имамовны телгә алуы бик урынлы булыр. Тренер Илшат Гыйлемханов сүзләренә караганда, бу төр спортны тагын да җәелдерү, яшьләрне бирегә күбрәк тарту өчен биредә җәяләр санын арттыруны максат итеп куйганнар. Кем белә, бәлкем әле химая кылучылар да табылыр?! Ни әйтсәң дә, бүгенге көндә Татарстан командасы составына кергән һәм аның данын яклаучы Илдар Имамов һәм Антон Столяров кебекләр янәшәсендә башкаларның өстәлүе безнең өчен икеләтә горурлык булыр иде.
Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X