Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алар Ленинградны саклады

Ленинград камалышы… Бу сүзтезмәне ишетүгә күз алдына котырынып шәһәргә ташланган фашистларга каршы соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшүче совет солдатлары, ач килеш станоклар артында торучы хатын-кызлар, үсмерләр, урамнарда яткан мәетләр килеп баса. Адәм баласы бу җәһәннәм газабына ничек түзгән, камалыш богавын өзәргә, җиңеп чыгарга каян көч тапкан? Узган атнада күп милләтле...

Ленинград камалышы… Бу сүзтезмәне ишетүгә күз алдына котырынып шәһәргә ташланган фашистларга каршы соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшүче совет солдатлары, ач килеш станоклар артында торучы хатын-кызлар, үсмерләр, урамнарда яткан мәетләр килеп баса. Адәм баласы бу җәһәннәм газабына ничек түзгән, камалыш богавын өзәргә, җиңеп чыгарга каян көч тапкан?
Узган атнада күп милләтле халкыбыз Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгн билгеләп үтте. Безнең районда да герой шәһәрне саклауга өлеш керткән каһарманнар бар.
Тәберде Чаллысы егете Шәрип Вафин бик күп авылдашлары кебек илебезне фашист илбасарларын сакларга 1941 елда китә. Казан хәрби комиссариатыннан яман аты чыккан Суслонгер лагерына җибәрәләр."Анда эләккән кеше тизрәк фронтка китү турында хыяллана иде,-дип искә ала Шәрип бабай. -Шуннан икенче дивизия составында Ленинградка озаттылар. Камалыштагы шәһәргә Ладога күле аша вагонеткаларда туктаусыз бомбежка астында кердек. Ачлыктан, салкыннан интеккән ленинградлылар, урамнарда аунап яткан мәетләр әле дә булса күз алдыннан китми.
Аяусыз бәрелешләрдә берничә мәртәбә яралана. Ә җиңүне Латвия шәһәрләренең берсен азат иткәндә каршылый. Туган ягына 1945 елда исән-сау әйләнеп кайта. Яңавыл кызы Рәйсәгә өйләнә, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Аның күкрәген "Батырлык өчен", "Ленинградны саклаган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре бизи.
Кызыл Армия сафларына алынганда Ямаш егете Гыйлемҗан Сафинга нибары 18 яшь була. Кыскартылган хәрби өйрәнүләрдән соң Ленинград фронтына җибәрәләр. Ул автомобиль ротасында укчы булып хезмәт итә. 1944 елны июнендә атакага барганда сул кулы каты яралана. Берничә ай госпитальдә дәвалана. 1945 елның февралендә Гыйлемҗан абыйны хәрби хезмәттән азат итәләр. Ул туган авылына кайта. Озак еллар колхозда терлекчелек фермасында эшли. Хәзерге вакытта кызы Минсара, кияве Нурсалих тәрбиясендә яши. "Ленинградны саклаган өчен"медален иң кадерле ядкарь итеп саклый.
Узган атна ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров бу фидакарьләргә Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырды. Аларны бу бөек тарихи дата белән кайнар котлады. Илебез азатлыгы өчен көрәштә бөтен халкыбызның чиксез рәхмәтле булуын белдерде, нык сәлмәтлек, бәхетле картлык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев