Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Алар башкаланы сакладылар

    Узган ел без фашист оккупантларын Мәскәү астында тар-мар итүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Бу бәрелеш зур әһәмияткә ия булды һәм Бөек Ватан сугышының барышына нык тәэсир итте. Әлеге җиңү белән Кызыл Армия немец фашистларының җиңелмәс булуы турындагы мифны таратты. Совет халкының җиңүгә булган ышанычын ныгытты. Башкаланы саклаучылар арасында безнең якташларыбыз...

    Узган ел без фашист оккупантларын Мәскәү астында тар-мар итүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Бу бәрелеш зур әһәмияткә ия булды һәм Бөек Ватан сугышының барышына нык тәэсир итте. Әлеге җиңү белән Кызыл Армия немец фашистларының җиңелмәс булуы турындагы мифны таратты. Совет халкының җиңүгә булган ышанычын ныгытты.
    Башкаланы саклаучылар арасында безнең якташларыбыз да була. Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин һәм район хәрби комиссары Ф.Ваһапов Рус Әшнәгеннән Н.Фирсовага, Р.Пронинага, Котлы Бөкәштән Х.Мотыйгуллинга бу датага багышланган истәлекле билгеләр, чәчәкләр, башкала мэры С.Собяниннан Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Әлеге хатта: "...Мәскәүлеләр сезнең тормышыгызны да жәлләмичә башкалабызны дошманнан саклап калуыгызны бервакытта да онытмаслар. Сезнең батырлыгыгыз мәңгегә киләчәк буыннар хәтерендә сакланыр. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, озын гомер телим!" диелгән.


    Рәсемдә: Мәскәүне саклауда катнашкан Раиса Ивановна Пронинага бүләк тапшырыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: