Акыллыларның да акыллылары хөрмәтләнде

Күркәм традиция саналган тагын бер чарабыз яңарды. Яңа уку елы башында республика, Рәсәй күләмендә олимпиадаларда җиңүче укучыларыбыз өчен район башлыгы грантлары булдыру турында хәбәр ителгән иде. Менә чебешләрне санар чак та килеп җиткән икән бит. Кичә район хакимиятенең утырышлар залында җиңүчеләр чакырылды. Аларны район башлыгы Илһам Валеев тәбрикләде. -Сез районны...
Күркәм традиция саналган тагын бер чарабыз яңарды. Яңа уку елы башында республика, Рәсәй күләмендә олимпиадаларда җиңүче укучыларыбыз өчен район башлыгы грантлары булдыру турында хәбәр ителгән иде. Менә чебешләрне санар чак та килеп җиткән икән бит.
Кичә район хакимиятенең утырышлар залында җиңүчеләр чакырылды. Аларны район башлыгы Илһам Валеев тәбрикләде.
-Сез районны республика, регионнар арасында таныткан егет-кызларыбыз. Аз булсагыз да көчле булуыгыз белән сокландырасыз! Менә вәгъдә иткән премияләрне сезгә тапшырыр сәгатьләр дә килеп җитте. Алга таба да уңышларыгыз белән шатландырып яшәгез. Кайда булсагыз да сезнең уңышларыгыз безнең өчен олы шатлык. Әнә, яңа гына сөенечле хәбәр килеп иреште. Районыбыз даны булган спортчы Дилбәр Мусина Европада кул көрәше буенча чемпион калган. Сезгә дә фән юнәлешендә олы җиңүләр телим,- диде ул.
Укучыларыбыз дулкынландыргыч мизгелләр кичерәләр.
-Олимпиадада бу кадәр каушамаган идем. Район башлыгының премиясенә лаек булу минем өчен икеләтә куанычлы,-ди Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлфинә Хәлиуллина. Ул рус теле буенча республика күләмендә призер булып танылган. Бу сәгатьләрдә аның укытучысына, әнисенә, мәктәп директорына да олы рәхмәт сүзләре яңгырады. Шуны да искәртеп үтик, барлык җиңүчеләр белән беррәттән, аларның укытучыларына да акчалата бүләкләр тапшырылды. Инде калган җиңүчеләребезнең исемнәрен атап үтик. Менә алар: Ангелина Баранова (Балык бистәсе гимназиясе, 9 сыйныф), Диләрә Ширьязданова, Рөстәм Шәмсетдинов (Балык бистәсе 2 мәктәбе, 11 сыйныф укучылары), Гөлчәчәк Галиева (Балык бистәсе икенче мәктәбе, 10 сыйныф), Айгөл Мостафина (Күки мәктәбе, 9 сыйныф), Гөлинә Зәйнуллина, Айзирә Кәримуллина (Күгәрчен мәктәбе, 11-10 сыйныф укучылары), Анастасия Тимофеева (Шомбыт мәктәбе, 11 сыйныф). Анастасия адресына аеруча олы мактау сүзләре яңгырады. Ул экология буенча Бөтенрәсәй олимпиадасында, ә татар теле буенча республика олимпиадасында призер булган. Моның өстәвенә, Анастасия яхшы спортчы, мәктәпнең үзешчән сәнгать остасы да икән бит әле.
Менә шулай итеп, районыбызның талантлы балаларына, уку алдынгыларына "акыл канаты" да бүләк иттеләр. Район җитәкчелеге киләчәктә дә әлеге күркәм гадәтне сакларга дигән теләктә калды. Киләчәктә районыбыз вундеркиндлары 11 призлы урыннар белән генә чикләнеп калмаслар дигән өметтә калыйк. Алдагы уку елы белән сүз йөрткәндә, алар дүртәү генә иде бит әле.
Вазыйх Фатыйхов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 апрель 2021 - 14:39Балыкбистәлеләр чарага кушылдылар Узган атна шимбә көнне ил күләмендә мөһим чара үткәрелде – теләгән һәркем рус теленнән тоталь диктант яза алды.5100
-
16 апрель 2021 - 14:36Яңа Арыш авылы китапханәсендә “Күңелем түрендә авылым тарихы”дип исемләнгән бик матур кичә үткәрелде. Туган җир, туган авыл , туган туфрак һәркем өчен дә иң кадерле, изге төшенчәдер, мөгаен.5100
-
16 апрель 2021 - 14:32Алмир Шәфигуллин: "Язгы боз мәкерле, ә гомер балыктан кадерле" Апрельнең ундүрте. Урамда 18 градус җылыллык.7700
-
16 апрель 2021 - 14:26Гүзәлия Керженцева: " 30 ел эчендә мәшгульлек үзәге оешып һәм үсеш чорын узды" Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенә 2021 елның 19 апрелендә 30 ел тула.3400
-
16 апрель 2021 - 14:22Илдар Таҗетдинов халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый Хөрмәтле халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һәм ветераннары!4700
-
15 апрель 2021 - 14:57Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез Гомумән алганда, россиялеләр алты көн ял итәчәк.12700
-
15 апрель 2021 - 14:32Чипсылар белән фри ашарга яратучылар өчен күңелсез хәбәр Моннан берничә көн элек белгечләр банан дефициты турында да хәбәр итте.10200
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.66800
-
15 апрель 2021 - 11:45Балык Бистәсе җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде Бүген Балык Бистәсе җәмәгатьчелеге район авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар хезмәт итеп аның икътисади үсешенә үз өлешен керткән Илья Иванович Иванов белән саубуллашты.54100
-
15 апрель 2021 - 09:17Бүлмә гөлләре шаулап чәчәк атсын өчен нишләргә? Касторка маен әбиләр борынгы заманнардан ук кулланган икән.13600
-
14 апрель 2021 - 10:24Балыкбистәлеләр, Ифтар үткәрер ниятегез булса, безгә шалтыратыгыз Мөхтәрәм кардәшләр!13601
-
14 апрель 2021 - 10:01Балык Бистәсе Үзәк мәчетендә ураза тотучылар өчен авыз ачу мәҗлесе оештырылды Мөбәрәк Рамазан ае башланды.Күпләребез, мөселманнар өчен АллаҺы Тәгалә тарафыннан фарыз ителгән гамәл - ураза тота башладылар.17100
-
14 апрель 2021 - 09:09Балык Бистәсе “Бәләкәч” балалар бакчасында “Туган җирем – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” исемле чара булды И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы.13900
-
14 апрель 2021 - 14:18" Авыл офыклары" редакциясе чираттагы социаль эксперимент уздырды
-
13 апрель 2021 - 10:22"Сорау -җавап" уенының бүгенге уенчысы Зәринә Нургалиева
-
13 апрель 2021 - 10:18"Халык җәүһәрләре "конкурсына йомгак ясалды😊👍🏻
-
16 апрель 2021 - 14:43Питрәч районының «Шәле-Агро» җәмгыятенә кыр эшләре чорына эшчеләр таләп ителә Питрәч районының «Шәле-Агро» җәмгыятенә кыр эшләре чорына эшчеләр таләп ителә1800
-
14 апрель 2021 - 10:185,5 айлык «Ломан Браун» токымлы йомырка салучы тавыклар сатыла. 5,5 айлык «Ломан Браун» токымлы йомырка салучы тавыклар сатыла.3700
-
14 апрель 2021 - 10:10Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатабыз Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатыла4900
-
16 апрель 2021 - 14:39Балыкбистәлеләр чарага кушылдылар Узган атна шимбә көнне ил күләмендә мөһим чара үткәрелде – теләгән һәркем рус теленнән тоталь диктант яза алды.5100
-
16 апрель 2021 - 14:36Яңа Арыш авылы китапханәсендә “Күңелем түрендә авылым тарихы”дип исемләнгән бик матур кичә үткәрелде. Туган җир, туган авыл , туган туфрак һәркем өчен дә иң кадерле, изге төшенчәдер, мөгаен.5100
-
16 апрель 2021 - 14:32Алмир Шәфигуллин: "Язгы боз мәкерле, ә гомер балыктан кадерле" Апрельнең ундүрте. Урамда 18 градус җылыллык.7700
-
16 апрель 2021 - 14:29Гүзәлия Керженцева хезмәттәшләрен һәм хезмәт ветераннарын данлы юбилей белән котлады Бу көннәрдә халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Район мәдәният йортында бу уңайдан юбилей тантанасы узды.3800
-
16 апрель 2021 - 14:26Гүзәлия Керженцева: " 30 ел эчендә мәшгульлек үзәге оешып һәм үсеш чорын узды" Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенә 2021 елның 19 апрелендә 30 ел тула.3400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика