Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Абыйсыннан калышмый

    Бик күпләр Яңа Арыш авылында урып-җыю эшләрендә һәм язгы чәчүдә Юныс Мөхәммәтрәхимовның елның-елында диярлек җиңүче булуын яхшы хәтерлиләрдер.

    Инде менә быел абыйсыннан калышмыйча тырышып эшләгән Фәнис хуҗалыкта урак батыры булып калды. Хәер, ул моңа инде күптәннән әзерләнгән. Авылда абыйсы кебек һөнәри уку йортында белем алып кайту белән җиң сызганып комбайнчы булып эшли башлаган. Ә игенче хезмәтендә берничә ел гына эшләп әлләни уңышка ирешеп булмый, әлбәттә. Моның өчен игенчелек сәләте кеше күңеленә кечкенәдән салына, диләр бит. Мөхәммәтрәхимовлар бу авыр, әмма мактаулы игенче хезмәтенең нечкәлекләренә әтиләре Илдус (ул мәрхүм инде) агадан өйрәнеп үскәннәр. Ул да заманында хуҗалыкта данлыклы механизатор булган. 4 улын да үз хезмәте серләренә өйрәткән. Шуңа алар барысы да туган авылларында төпләнеп калганнар.
    Фәнис мәктәп елларыннан ук өлкән игенчеләр янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Мөстәкыйль рәвештә хезмәт куюына да байтак вакытлар узган инде. Ә кыш айларында энесе Равил белән ул төзелеш эшләренә алына. Әнә шулай кулы эш белгәнгә Фәнис авылда матур йорт та салып чыккан. Тормыш иптәше Гөлназ белән алар үзләре кебек тырыш, эш сөючән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Фаяз елның-елында әтисе янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Кечкенәдән авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашып күпмедер дәрәҗәдә хезмәт тәҗрибәсенә ия булуы аңа Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда да бик ярап куя. Ә кем белә, бәлки әле бу егет киләчәктә үз хуҗалыкларында менә дигән баш белгеч булып та танылыр. Һәрхәлдә, җәй айларында комбайнда эшләвенең файдасын күрә ул. Аннары студент өчен хезмәт хакы да бик ярап куя бит әле.
    Быел урып-җыю эшләренең кызган бер көнендә Фәнис улы Фаяз белән "Акрос" комбайннары арасында атналык эш йомгаклары буенча район күләмендә беренче урынны яуладылар. Аларга муниципаль район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең күчмә кызыл байрагы белән акчалата бүләк тапшырылган иде. Күрәсең бу хезмәт темпын алар урып-җыю эшләре тәмамланганчы киметмәгәннәр. Югыйсә, хуҗалыкта аларныкыннан да куәтлерәк, заманча комбайн экипажлары байтак бит. Эш сөючән игенчеләр аларны да узып беренчелекне алганнар. Фәнис Мөхәммәтрәхимов экипажы барысы 1126 тонна ашлык суктырып озаткан. Бу сан исә хуҗалыкта гына түгел, районда да матур күрсәткеч. Элек биредә урып-җыю эшләре батыры булып Юныс мактала иде. Быел исә аның урынын энесе били. Ә Юныс әле дә җиңүне үз кулыннан ычкындырмый. Ул куәтле К-700 тракторы белән язгы кыр эшләрендә лидерлык итә. Әнә шулай абыйлы-энеле Мөхәммәтрәхимовларга хуҗалыкта тиңнәр юк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: