Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

70 еллыкка–70 алмагач һәм агачлы аллеялар

Бөек Җиңү көненә багышланган" Хәтер вахтасы" кысаларында район оешма-предприятиеләре, мәктәп коллективлары агач утыртуга алындылар. Район җитәкчелеге башлангычында сугыштан кайтмаганнар исәбенчә яшь үсентеләр утыртылачак. Башлангычны беренчеләрдән булып район эчке эшләр бүлеге коллективы күтәреп алды. Алар узган атна азагында үзләренең административ бинасы тирәсенә 70 алмагач утырттылар һәм тулы бер агачлы аллея булдырдылар....

Бөек Җиңү көненә багышланган" Хәтер вахтасы" кысаларында район оешма-предприятиеләре, мәктәп коллективлары агач утыртуга алындылар. Район җитәкчелеге башлангычында сугыштан кайтмаганнар исәбенчә яшь үсентеләр утыртылачак. Башлангычны беренчеләрдән булып район эчке эшләр бүлеге коллективы күтәреп алды. Алар узган атна азагында үзләренең административ бинасы тирәсенә 70 алмагач утырттылар һәм тулы бер агачлы аллея булдырдылар.
Бу атна башында исә башка коллективлар да өмәгә чыктылар. Кичә район үзәге сабантуе уза торган урынга 500 гә якын яшь үсенте утыртылды. Өмәдә район башлыгы Илһам Валеев үзе дә катнашты. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.
Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев