26 июльдә явым-төшем көтелми
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 26 июльдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Татарстанда явым-төшем көтелми, төньяк-көнчыгыштан талгын җил.
Төнлә һава температурасы 11-15, көндез 21-26 градусҗылы булачак. Казанда кояшлы көн, явым-төшем шулай ук көтелми. Төнге сәгатьләрдә 12-15, көндез 23-25 градуска кадәр җылы булачак..
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46732
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев