Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • 2013 ел нинди булды? Һәм дә яңасына багланышлар...

    Яңа ел сәгатьләре сугарга да санаулы гына көннәр калып бара. Ел азагында еш кына башкарган эшләребезгә, кылган гамәлләребезгә нәтиҗә ясыйбыз. 2013 ел сезнең күңелгә нинди истәлекле вакыйгалары белән кереп калды? Ә сез 2014 елга нинди өметләр баглыйсыз? Бу хакта кайбер респондентларыбызның җавабын тыңлап карыйк. Марсилә Садыйкова, пенсионер:-2013 елда мине иң...

    Яңа ел сәгатьләре сугарга да санаулы гына көннәр калып бара.
    Ел азагында еш кына башкарган эшләребезгә, кылган гамәлләребезгә нәтиҗә ясыйбыз. 2013 ел сезнең күңелгә нинди истәлекле вакыйгалары белән кереп калды? Ә сез 2014 елга нинди өметләр баглыйсыз? Бу хакта кайбер респондентларыбызның җавабын тыңлап карыйк.
    Марсилә Садыйкова, пенсионер:-2013 елда мине иң сөендергән вакыйга-Чулман буеның матурлануы. Аллага шөкер, районыбыз ямьләнгәннән-ямьләнә бара.
    Шәхсән үзебезгә килгәндә, быел бакчада уңыш мактанырлык булды. Күршеләрем өйрәткәнчә, бәрәңгене ике тапкыр утырттым (Икенчесен август аенда, суганнарны җыеп алгач). Икенче кабат утыртканнарын колорадо коңгызлары да ашамады, бәрәңгесе дә күбрәк чыкты.
    5 оныгымның иң олысы быел эшли башлады. Иң кечкенәсе-2 нче сыйныфта укый торганы-үзенә носки бәйләп киде.
    Бөтен райондашларыма да теләгем шул:исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, татулыкта яшәргә язсын! Районыбыз алга таба да зурайсын, матурайсын!
    (Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: