Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кайтулар булмас инде

    Инде 55 елдан артык күңелдә, йөрәктә бер җылы хис булып уелып калган һәм минем беренче мәхәббәтем дип аталган бу яшьлек истәлегем бүген дә күз алдында, һаман да хәтердә саклана.

    1956-1957 елларда мин Казан шәһәрендә киномеханиклыкка укыдым. Уку бинабыз "Әҗем" мәчете бинасында иде. Мин шуннан ерак булмаган "Яшел" урамында фатирда тордым. Йорт хуҗалары инде шактый өлкән яшьтә иделәр, аларның минем белән бер яшьтә булган Рәйсә исемле кызлары бар иде. Ул вакытта безгә әле 18 яшь тулмаган. Табигый хәл - яшьлек, без ул кыз белән сөйләшеп, аралашып, кайбер сорауларга җавапны бергәләп таба идек. Шулай бергә үзара дус булып яшәгәндә, бер-беребезгә якынаеп, безнең арада беренче саф мәхәббәт башланганын сизми дә калдык. Ә бу чын саф мәхәббәт хисен Рәйсәнең әти-әнисенә һич белдерергә ярамый, олылар бик диндар кешеләр. Рәйсәгә дә безнең белән аралашу нык тыела иде, безгә дә тәртип бик каты. Ә яшьлек барыбер үзенекен итә шул, без бер-беребезне бик яратабыз һәм яшерен рәвештә очрашып, төрле юллар белән бергә булырга тырышабыз. Саклык белән кинолар, хәтта 2-3 мәртәбә Камал театрына спектакль карарга да бардык, шулай итеп, эшләр шактый тирәнгә кереп киткәнен аңламый да калдык. Безнең арадагы бу хисне Рәйсәнең туганы - Илһамия сизеп алып, аның әти-әнисенә әйткән. Ә чынлыкта Рәйсә аларның асрамага алган кызлары булган. Бу турыда Рәйсә үзе дә белмәгән, моны без икебез дә соңрак белдек. Миңа әлбәттә, фатирдан китәргә туры килде. Моннан ерак булмаган Ирек урамына күчтем мин. Ләкин йөрәктәге хисне алай гына тыеп, туктатып булмый шул, безнең яшерен очрашулар һаман да дәвам итте. Ни кызганыч, минем укулар тәмамланыр вакыт җитте. Без икебез дә бер-беребездән аерыласы килмәгәнен сизәбез...

    Ә беркөнне Рәйсә үзенең асрамага алынган бала икәнен белгәч, мине кочаклап, ярсый-ярсый елады. Ә иң авыры - әти-әнисе аны башка берәүгә кияүгә бирергә тели икән. Рәйсә : "Бәдамша, зинһар, алып кит мине. Миңа синнән башка беркем дә кирәкми", - дип үтенде. Мин ни әйтергә дә белмим әле, чөнки 18 яшь тә тулып бетмәгән. Әти-әни, туганнар ни әйтер?! Ә үземнең Рәйсәне югалтасым килми. Мин укуны бетереп, авылга кайтып, эшкә урнашкач, әти-әни белән киңәшеп, Октябрь бәйрәменә бергә булырга дип сүз куештык (бу 1957 елның май ае иде).

    "Бар нәрсәне дә Ходай хәл итә", - дигән халык мәкале. Безгә дә бу әйтемнең "җимешен" татырга туры килде шул, ни кызганыч... Рәйсәне әти-әнисе көчләп диярлек, базарда сатучы булып эшләүче шома телле үзбәк кешесенә кияүгә бирәләр. Минем адресны белгән сөйгәнем миңа хат салган: "Бу соңгы хатым" дигән сүзләре әле дә истә, хәтердә саклана. Менә шулай бик тиз сүндермәкче булдылар безнең кайнар сөю, ярату хисләрен. Ләкин Ходайның рәхмәте киң, кеше ышанмаслык могҗизави хәлләр була бит ул. Минем белән дә, Рәйсә белән дә шундый хәл булды. Мин авылда калдым, өйләндем. Тормыш шулай җай гына дәвам итте. Ә моннан 20 ел элек көз көне Колхоз базарында берәү артымнан килеп, кочаклап алды. "Борыл, таны" - ди ягымлы хатын-кыз тавышы. Борылсам, танымый торам. Хәтер сандыгын барлап, аның йөзенә текәләм.

    - Чынмы, Рәйсә, синме бу?

    - Таныдың, - ди ул күз яшьләрен сөртеп, елмаеп. Икебез дә сүзсез калдык, ниһаять, күңел айкалып куйды.

    - Нигә басып торабыз, әйдә, минем машинага, - дим.

    Инде фикерләрен туплап өлгергән Рәйсә дә каршы килмәде. Машинада бераз вакыт сөйләшеп утырдык. Алар өйләнешкәч тә, ире аны Үзбәкстанга Чирчик шәһәренә алып китә. Рәйсә аның икенче хатыны була. Буйсына инде Рәйсә, шулай ике көндәш шактый еллар бергә яшиләр. Инде олыгаеп килүче көндәше яман шеш авыруы белән озак ятмый, вафат була. Рәйсәнең ике баласы туа. Сату-алу белән шөгыльләнгән ире авариягә эләгеп, вафат була.

    Аны җирләгәч, күңеле туган якларны сагынып, Казанга кайтып урнашалар. Бәхетләренә, әтисе Касыйм абый исән була, аларны үз йортына кабул итә.

    Тормыш шулай акрын гына уза тора, малае тормыш корып, әнисе белән бергә яшиләр, кызы исә, әтисе каны тартып, үзбәк егетенә кияүгә чыгып, Ташкент шәһәрендә төпләнеп кала. Боларның барсын бер елап, бер көрсенеп сөйләп чыкты Рәйсә. Ул шактый нык олыгайган, үзгәргән. Эх, Бәдамша, гомерем буе яшерен рәвештә сине уйлап, күңелем белән гел көтеп яшәдем. Ник бу кадәр сөйдем икән?! Бу очрашу Аллаһның рәхмәте, могҗизасыдыр, - дип башын иңбашыма салды. Бик озак сөйләшеп утыргач, мин аны өенә озатып куйдым. Улы, килене белән таныштырды, тагын килүемне үтенде. Ә бер очрашканда, үзенең сәламәтлеге бик нык какшавын белдереп, әгәр вафат булсам, соңгы юлга килерсең, - дип үтенде. Балалардан моңа рөхсәт икәнен әйтте. Язмышның ничек буласын беребез дә әйтә алмый шул, нишләмәк кирәк. Бу хәлләрне 45 ел бергә торган хатыным да белә иде. Рәйсәне соңгы мәңгеле йортка озатып, аны Яңа Бистә зиратында җирләүдә булырга туры килде. Язмышлардан узмыш юк шул ул...

    Бәдамша Вәлиев

    Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.

    Фото: http://blog.hdwallsource.com/wp-content/uploads/2015/04/-39423-40332-hd-wallpapers.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: