Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Юныс батыр-очерк

    Котычкыч буранлы төн. Юныс рульне бар көченә тоткан, юлга гармунь күрекләре булып буралган кар өемнәре машинаны әле бер якка, әле икенче якка сөйрәп ала.

    Аз гына да игьтибарны ычкындырырга ярамый, юкса төне буена калуың бар.Үзең түзәр дә идең, әнә арттагы урында көмәнле ханымның берөзлексез ыңгырашканы ишетелеп тора. Юнысның тормыш иптәше аны әнисеннән дә гайре юатырга тырыша:" Түз балам, түз, хәзер Юныс абыең безне җил генә больницага алып барып җиткерер". Әйе алар тормышындагы беренче генә очрак түгел бу. Иптәшең шәфкать туташы булгач,нишләмәк кирәк, таякның авыр башы еш кына Юныс җилкәсенә төшә. Юныс Миләүшәсенең эшенә кагылышлы гозерләре килеп туганда һич кенә карышмый, " Ярар җимешем, кирәк икән кузгалырбыз",-диеп кенә тора. Авылда кем генә хәер-догада яшәми икән аларга. Яңгыр-бозы явамы, кар-бураны юлны томалыймы, үзәкләргә үтәр салкынындамы, авыру янына алар бергәләп ашыга, кирәксә үзәк хастаханәсенә дә чыгып китәләр. Әнә, бу юлы да үзәктән машина көтәргә тәкате җитмәс авылдашларын үзләре озатырга дип карар кылдылар."Ашыгырга кирәк, югыйсә соңлавыбыз бар, озакка сузмас бу бала"-Миләүшәнең фаразлавы шундый иде . Ялгышканы сирәк була, ни әйтсәң дә һөнәре шактый "тозлар ялатты" инде аңа.

    Кар өемнәрен шактый "текә" генә ерып барган машина кинәт кенә чыелдаган тавышта туктап калды.Юлга аркылы төшкән машинага сантиметрлар аралыгында гына аздан бәрелми калдылар бит. Маңгайга бәреп чыккан салкын тир иреннәренә кадәр тәгәрәп төште. Тәрәзә аша күзгә ташланган юлчының бик тә туңган кыяфәтен күрү, аны бер мәлгә айнытып җибәргәндәй булды." Ни энекәш, менә, аркылы басты бит, бер ни эшләтеп булмый.Әллә ниләр кыйландырып карадым " ,- диде күшеккән, кыяфәткә бик өлкән күренгән юлчы. Юныс машинаны бер әйләнеп чыкты да, эшнең мөшкеллеген аңлаган хәлдә, агайның рульгә утыруын үтенде. Яшен тизлегендә күз алдыннан үзенең авырлыгыннан 60 килограммга авырырак көндәше белән бил алышкан мизгелләр узып китте, аннан янатарларының үзен күкләргә күтәреп чөйгәннәрен күз алдыннан уздырды. Машинаның артына килеп ябышты ..." Ух" дигән көчле аваз яңгырап, янәшә урманлыктагы агачларга бәрелеп берничә тапкыр кайтавазланды. Анысын Миләүшәсе генә ишетте. Юлга туры баскан машинаның инде кузгалып китүенә аннан да күбрәк сөенүче булмагандыр. Ниһаять, барып өлгерделәр. Алар төннең икенче яртысында гына кайтыр юлга кузгалдылар. Менә шундый юл газаплары, йокысыз төннәр белән тагын ике гомер исән калды. Гүя, бу уртак фикер бер- бересенә төбәлгән канәгатьлек тулы карашлардан сүзсез генә дә аңлашыла сыман иде.

    Әле кайчан гына училище курсанты иде Юныс. Аяз көнне яшен суккандай килеп ирешкән кайгылы хәбәрне бик авыр кабул итте ул.Әтиләрен мәңгелеккә тартып алган ачы язмыш гаиләдә бер әнисенә алты ятим калдырды. Әниләре бик тырыш булды, еллар белән апасы, аннан атасы урынына калган олы малай Юныс берәм- берәм тормыш арбасына җигелә бардылар. Юныс мәктәп елларында ук тракторга утырып фермада тиресләр эттереп акча эшләштергәләп алгалады. Инде Армия сафларынннан егәр-көч туплаган олпат гәүдәле егет булып авылга кайтып төште.Район үзәгендә хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләүче Миләүшә дә ялга кайткан.Берсе үтә чибәр, икенчесе пәһлеван,тиз тавышты күзләре- сокландыргыч магнитлы карашлар очрашты. Ике арада туган, кушылган гыйшыклык хисләре тора- бара аларны бер гаиләгә бәйли. Шулай итеп Миләүшә дә янәдән туган авылына әйләнеп кайта. Инде Мөхәммәтрәхимовларга килен булып. Авылда тагын бер искиткеч матур, үрнәк гаиләгә нигез салына.

    Юнысны үзем шәхсән күптәннән белсәм дә,гел яшьлегендә кебек ул-җитез хәрәкәтләр, горур елмаюлы караш, җиргә кадап атлаган адымнар аның белән бәйле һәр мизгелдә чагылыш табалар сыман. Ул янәшәдәгеләргә шәфкатьлелек өләшә белә, кыен хәлдә калганнарга ярдәмгә ашыга( авт.монысы Миләүшәсенең дә өстенлекле күркәм сыйфаты!), булган шатлыгын тизрәк дуслары, якыннары белән бүлешүне хуп күрә. Бәлкем шуңадыр да,инде дистә еллар кыяфәте белән бер-тирә яшьтә кала килә. Бактың исә, хезмәт юлын башлаганына да дүрт дистә ел була язган икән ич. Аның хезмәт кенәгәсендә бер юл бар-" Механизатор".Һәм иң куанычлысы ул үзе сайлаган бу һөнәренә бер генә хилафлык та кылган кеше түгел. Җиде тапкыр район Сабантуе Флагын күтәргән хезмәт батыры ул. Соңгы ике елда гына да хуҗалыкта 4 мең гектарга якын чәчү чәчкән егет. Моннан тыш та, ел әйләнәсе эштән бушаганы юк. Бер техникадан төшә, икенчесенә утыра. Авылда калган тагын өч энесе дә Юныс үрнәгендә макталып хезмәт куялар. Инде берничә ел рәттән кыр эшләре барышында өч бертуган ике тракторны туктатусыз эшләтеп, иң югары җитештерүчәнлеккә ирешеп хуҗалык рекорды куйганнар. Ә кем белә, бәлкем район, республиканыкыдыр да әле?!

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Вазыйх Фатыйхов,

    Яңа Арыш авылы.

    Фото: http://narodhz.ru/images/photos/Metel_b700a0e66f5d24bef8a2cd4e9d9368a1.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: