Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әкияткә тиң еллар

    Ял көннәре кичләр, көндәлек эш-мәшәкатьләреннән бер кат арынгач, "Мульт" каналын карап үтә безнең.

    Сүз дә юк, карап утырырга матур, мавыктыргыч сюжетлы мультфильмнар күрсәтәләр аннан. "Маша һәм Аю", " Барбоскиннар" мультиклары минем үземә дә ошый, рәхәтләнеп карап утырам. Ә менә тәрбияви ягы, әллә ни мактанырлык димәс идем. Машаның Аюның сүзен тыңламыйча (Аю бит олырак персонаж) һаман кирелек эшләп йөрүе дисеңме, биш бертуган Барбоскиннарның, һәр серия саен диярлек нидер бүлешә алмый, бәхәсләшүләреме - болар берсе дә бала өчен үрнәк геройлар түгел, минемчә. Ә менә "Лунтик һәм аның дуслары" ндагы "өлкән буынның" кече геройларга, тормышта тарыган хәлләргә нигезләнеп, нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнлеген аңлатуы балаларны тәртипле булырга өнди, "Фиксиклар" дагы акыллы Фиксик бабайның күп кенә нәрсәләргә аңлатма бирүе баланың аң - зиһенен күпмедер дәрәҗәдә үстерә кебек.

    Безне әти-әниләр,кулларына китап тотып, әлеге дә баягы "Су анасы" , "Шүрәле", "Сак-Сок" әкиятләре аша тәрбияләргә тырыштылар. Көнозын мульфильм күрсәтүче "Мульт", " Карусель" каналлары юк иде шул без үскәндә. "Ну, погоди!", " Кар кызы" кебек әкиятләрне диафильмашакарыйидек без. Энем белән нидер бүлешә алмый, талаша башласак, әни: " Сак белән Сок кебек буласыгыз килә мәллә?" - дия торган иде. Эссе көннәрдә көне буе елгада су коенып ятудан, урманга кереп, адашып калудан шул Су анасы, Шүрәлеләр генә тыеп торгандыр инде безне. Сөйләп кара син хәзерге балаларга әкият геройлары турында. Бер нинди курку белмәс, артык кызыксынучан балалар: "Шүрәле, Су анасының өе кайда?" - дип, йөдәтеп бетерәчәкләр, үзләрен яннарына алып барып,таныштырырга кушмасалар әле. Кулга китап тотып, әкият уку искелек калдыгы булып санала инде хәзер. Ә мин әлебашлангыч сыйныфта укыган чакларымда да, әниемнең килендәше Мөслимә апаның "әкият капчыгы" ның барлыгына да чын күңелдән ышана идем. Бүгенгедәй хәтерлим, сыйныфташым Раилә белән ( ул аның энесенең кызы иде) ял көннәрендә Мөслимә апаларда кунып кала торган идек.

    Тулырак язманы газетабызның киләсе саннардан укый алырсыз.

    Гүзәл Хәбибуллина,

    Корнухово авылы.

    Фото: http://www.nazete.net/wp-content/uploads/CNA-merge-in-scoli.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: әкият
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: