Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит

Кая гына барсаң да, нинди генә җирләрдә йөрсәң дә-туган җирең матур һәм якын тоела. Соңгы елларда районыбыз күзгә күренеп төзекләнә, матурлана бара. Күптән түгел генә төзелгән "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәге, спорт мәйданчыклары, стадион, йортлар моңа мисал булып тора. Шулай да районыбызны тагын да төзегрәк, чистарак, күркәмрәк итәсе килә. Бу турыда райондашларыбыз...

Лилия Кәримуллина:

-Балык бистәбез бик матур табигатьле дөнья почмагы. Әмма да ләкин кайбер үзгәрешләр таләп итә: яшь буын вәкилләре эшсезлектән интегә, әгәр эш урыннары булдырылса, районыбыз да яшәреп, яшь көч белән тулыр иде. Ял итү парклары да булдырасы иде.

Гөлшат Хамматова:

-Урамыбыз тар, юл салынмаган. Язын, көзен, кышын йөрү бик кыен. Яхшырак юл салсалар, йөрергә уңайлырак булыр иде. Кышын вакытында кардан да чистартырлар иде. Спорт мәйданчыклары булу күңелне сөендерә. Күбрәк булса да зыян итмәс иде.

Алия Вафина:

-Түбән Кама медицина көллиятен тәмамладым. Бөтен хыялым районга кайтып яшәү, пенсионер әнием янында булу иде. Ләкин эш таба алмадым. Шәһәргә китеп барырга мәҗбүр булдым. Бер хастаханәдә эшкә урнаштым. Районның киләчәге хакында ярып салып әйтерлек сүзем юк.

Гөлфия Гарипова:

-Районыбыз төзек, матур, ләкин без җәй айларында сусыз интегәбез. Үзәктә ял итү парклары булса, тагын да яхшырак булыр иде.

Эльвира Токранова:

-Яшьләргә районда калып яшәргә эш урыннары булсын иде. Балык бистәсендә агачлары, чәчәкләре белән ял паркы кирәк. Бер карасаң юк кына әйбер, ләкин чүп савытлары җитми, аларны табу кыен. Тагын берничә балалар бакчасы да булдырасы иде.

Фәния Сафина:

-Җәй көннәрендә урамда кәҗә көтүләрен очратырга мөмкин. Бакчаларга керәләр, урамда үскән чәчәкләргә зыян китерәләр. Малларны караучысыз йөртмәсеннәр. Урамнарга күбрәк чәчәкләрләр утырсыннар. Юллар яхшырту белән беррәттән тротуарлар булдырсалар, юл һәлакәтләре аз булыр иде, минемчә.

Әйе, уйланырлык нәрсәләр күп әле. Җитәкчеләребез халык фикеренә йөз белән борылып, бу мәсьәләләрне чишү юлларын тапсалар иде. Ә халык үз чиратында чисталыкны саклап, тирә-юнен чәчкәләргә күмсә, яшәү дә күңеллерәк булыр иде.

Гөлназ Зарипова.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X