Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Үзәкләрне өзә югалтулар...

Яшәү тоташ шатлыктан гына тормый, аяктан егарлык хәсрәтләре дә көтмәгәндә килә икән.

Карап торган кадерле кызыбыз Алияне җир куенына салу кайгысы әле йөрәктән китмәгән дә иде. Инде менә яңасы өстәлде. 12 июнь көнне оныгыбыз Рамазан Алмаз улы Әхмәтовның вакытсыз вафаты барыбызны да шок хәлендә калдырды.
Гаиләдә көтеп алынган ир бала, безнең өчен сөеп туймаслык онык иде ул. Өелеп килгән хәсрәтнең авырлыгын үлчәр бизмәннәр табылмастыр. Бик кайгылы көннәр кичерәбез. Туганнар, дуслар һәрчак янәшәбездә. Алар булмаса икеләтә кыен булыр иде.
Оныгыбызны җирләүдә булышкан һәммә кешегә дә чиксез рәхмәтлебез. Мәрхүмнең җәсәден больницадан алып кайтуда ярдәм иткән гаилә дусларыбыз Илназ Сабирҗанов, Марат Садриевка аеруча зур рәхмәт. Күп эшләребез алар ярдәмендә башкарылды. Беркемгә дә якыннарын югалту ачысын кичерергә язмасын икән. Ә хәсрәт күргәннәргә күркәм сабырлыклар бирсен, Ходай, дияргә генә кала.
Әхмәтовлар гаиләсе.
Ямаш авылы.
Фото: www.temaufa.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшәү тоташ шатлыктан гына тормый

2
X