Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Сугыш дәһшәтен башка күрергә язмасын инде

Әбием Нурлыбанат Мостафина (Мусина) сугыш елы авырлыкларын кечкенәдән иңнәрендә татыган. Күрше Балтач авылына тормышка чыккан. Хәзер дә шунда яши.

-Бу елларны искә төшерү белән, тамакка төер утыра, күзләргә яшь килә, хәтта телевизордан шул елларга кагылышлы фильмнар күрсәткәндә дә йөрәккә авыр,-дип сөйли бүген дә әбием.
Яшьли ятим калган ул. 14 яшеннән колхозда маллар тәрбияләүгә алынган әбиемә ул чакта күпне күрергә туры килгән. Өлкән абыйлары Әхтәмҗан белән Мозафарны сугышка озатканнан соң, өйдә калган 5 кеше көч-хәл белән генә җан асрый, яшәргә омтыла. Әбинең апасы Зәйтүнә (өйдә калганнарның иң өлкәне) окоп казырга, урман кисәргә йөри. Әбием авылда төрле авыр эшләр башкара. Озак та үтми, фронттан абыйларының хәбәрсез югалуы турында кайгылы хәбәр килеп төшә. Болай да ачлыктан-ялангачлыкта көн күргән гаиләне бу хәбәр бөтенләй аяктан ега. Ләкин яшәргә, тормыш итәргә, кечкенә балаларны аякка бастырырга кирәк. Көз көннәрендә кырдан черек бәрәңге, башак башлары җыеп ашыйлар, шулай җан асрый алар. Язгы көннәрдә, җәй башында кычыткан, кузгалак белән тукланалар. Ә өйдәге барлык ризык совет солдатларына фронтка җибәрелә.
(Оныгы Дәнис Исмәгыйлевнең мәктәп елларындагы язмаларыннан).
Бу язманы газетабыздан куый аласыз.
Фото:

http://weapon101.ru/video/vojni/page-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ятим бала сугыш балалары