Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Сабыр төбе–сары алтын, ди ул

Сабирҗан бабайның исеме дә җисеменә туры килә. Ул сабыр холыклы, үрнәк кеше. Шушы көннәрдә аңа 75 яшь тулды. Балалары, якыннары аны үрнәк кеше буларак мактап, гел яхшы сүзләр генә әйттеләр. Килгәнне белгән кебек, безне ул капка төбендә үк каршы алды.

Сабирҗан бабай Юлсубино авылында 1939 нчы елда дөньяга килгән. Унике яшеннән колхозда атлар көтә башлаган. Гомере буе авылда гади колхозчы булып намуслы хезмәт иткән. "Әти моңлы кеше иде, тормышта килеп туган авырлыкларны да моңлы тавышы белән җырлап уздыра иде",-ди янындагы кызы. Хөкүмәтебез аның хезмәтен медаль белән югары бәяли, кул сәгате һәм "Васильево" санаториесенә юллама белән бүләкли. Лаеклы ялга киткәндә ат бүләк иткәннәр. Тормыш иптәше белән сандугачлар кебек сайрашып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп, пар канатлар кебек бер-берен күз карашыннан аңлап, тоеп, тормыш авырлыкларын бергәләп җиңеп, алга таба планнар корып яшәгән алар. Әхлаклы итеп, хезмәткә өйрәтеп, үрнәк ата-ана булып биш бала үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның җиде оныгы, алты оныкчыклары бар. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Һәркайсы тормышта үз юлларын тапкан, бүгенге көндә матур гаилә корып яшәп яталар. Уллары Рафыйк тренер, көрәшчеләр тәрбияли. Алар арасында призерлар, чемпионнар бар. Аның олы улы да көрәшче: ике тапкыр Татарстан чемпионы, өч тапкыр призер. Кияве дә ике тапкыр призер булган.
Сабирҗан бабай карчыгы белән кызы тәрбиясендә яшиләр. Бүгенге көндә эшсез тик утырырга яратмый ул, йорт тирәсен тазарта, җәй көне урманда чикләвек җыя, ишек алды һәм мунча себеркесе ясый.
-Берәр җиргә бара башласа, гел әбине үзе белән култыклап йөри ул, энә белән җеп шикелле алар хәзер дә,-диләр алар турында авылдашлары. Ходай биргән гомернең кадерен белеп, яшәүдән тәм табып, яши белеп яшәгән кешеләрдән үрнәк аласы гына кала безгә.
Гөлназ Зарипова.
(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).
Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X