Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Моң агылды тулып күңелләрдән

Сабантуй аланнарыннан җыр өзелмәде. Узган еллардагы кебек быел да сәхнә ике урында оештырылган иде.

Үзәктәге мәйданда районыбызның танылган җырчылары чыгыш ясаса, читтәрәк Анатолий Автономов җыр-бию яратучыларны үз янына җыйды. Татар, рус һәм башка милләт бию көйләре яңгыраган кечкенә сәхнәне берәү дә читләп узмады.
Безнең төбәк талантларга бай инде ул. Сабантуй ачылышында ук мәйдан уртасында чыгыш ясаган, исемнәре республикада гына түгел, башка өлкәләрдә танылган "Рапсодия", "Камские звездочки" бию коллективлары үзе үк ни тора?!
Татар эстрадасы җырчысы Илназ Минвәлиев, Казан консерваториясе студенткасы Зәринә Хәсәншина, "Салават" җыр студиясеннән Рәзил Исмәгыйлов та горурлыгыбыз булып сәхнәгә күтәрелделәр. Мәйдан аларның җырларын көчле алкышларга күмде. ТНВ каналыннан "Җырлы-моңлы балачак" фестивале җиңүчеләре Диләрә Вәлиева, Айвар Сәхабетдинов җырларын да яратып кабул итте тамашачы. Ямаш, Каз. Чаллы, Урахча авылларыннан килгән үзешчәннәр дә матур концерт номерлары күрсәттеләр. Эльбрус Ибраһимов (Әлки районы), Алия Хәмидуллина, Сергей Фалин (Балык бистәсе), Сергей Шелков (Трой-Урай), Роза Харитонова (Бирдебәк), Булат Хәбибуллин (Бәтке) башкаруындагы җырлар һәркем күңеленә хуш килде. Үзебезнең "Өмет", "Калинушка" фольклор ансамбльләре, "Чулман моңнары" гармунчылары, "Рәйхан" курайчылар ансамбльләре дә Сабантуйның асыл бизәге булды. Күгәрчен, Әшнәк авылларыннан килгән фольклор коллективлары исә прологта үзләренең матур чыгышларын күрсәттеләр.
Мәйдан уртасындагы көрәшчеләргә дәрт өстәгән җырлар әнә шулай дәвам итте. Сибәләп узган яңгыр да җандагы моң-сусауны баса алмады. Сагынып көтеп алган бәйрәм-Сабантуйлары безнең күңелдә нәкъ менә шушы җыр-моңнары белән яши. Шуңа күрә кадерле, газиз ул безгә.
Фәрвәз Каюмова.
Фото редакция архивыннан алынды.
милләтбиюкөйләре#җыр-моңнар#фольклор#коллективлары#ансамбль# биюкөйләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ансамбль җырбию бию көйләре җырмоңнар фольклор коллективлары милләт бию көйләре