Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Күрше хакын аклыйлар

Мин сезнең даими укучыгыз булсам да кулыма каләм алганым юк иде. Безнең авылда клуб юк. Ләкин сүзем ул хакта түгел, ә Балыклы Чүкәй Мәдәният йорты хезмәткәрләре Минехан Мөхәммәтгалиев белән Әлфинур Гыйләҗева турында, аларның эшне оештыра белүләре хакында. Алар бәйрәмнәргә, төрле әдәби чараларга Олы Укмас халкын, балаларны да җәлеп итәләр. репетицияләргә...

Мин сезнең даими укучыгыз булсам да кулыма каләм алганым юк иде. Безнең авылда клуб юк. Ләкин сүзем ул хакта түгел, ә Балыклы Чүкәй Мәдәният йорты хезмәткәрләре Минехан Мөхәммәтгалиев белән Әлфинур Гыйләҗева турында, аларның эшне оештыра белүләре хакында. Алар бәйрәмнәргә, төрле әдәби чараларга Олы Укмас халкын, балаларны да җәлеп итәләр. репетицияләргә дә машина белән үзләре йөртәләр (матди чыгымнарыннан да курыкмыйлар күрәсең!) Яңа гына мисал, Сәгъдия Заһидуллинаны фестиваль концертына Кече Укмаска, Салават Минневәлиевне "Солдат-һәрвакыт солдат!" конкурсына район үзәгенә алып бардылар. Әле күптән түгел генә алар оештырган "Бу кичәбез сезнең өчен кадерле хатын-кызлар!" дигән тамаша бик күңелле узды. Эчтәлекле, сыйфатлы итеп оештырылган иде. Ярты Укмас авылы халкы тамашачы булып бардык.
Ярый Чүкәйдә бәйрәмнәр булып тора әле, ара ерак түгел, асфальт юл бар арада. Бүгенге көндә "ШТМ"га әзерләнеп йөриләр, безнең балалар Алия белән Чулпан Шәйхиевалар да катнаша.
Киләчәктә дә Олы Укмас авылын игътибарсыз калдырмаслар дигән өметтә калабыз.
Мәүлия Мингалиева.
Олы Укмас авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев