Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Күңел җылысына күчкән сөенечем

Район үзәк хастәханәсе табибларын һәм шәфкать туташларын гадәттә хәлебез авырайгач кына искә алабыз. Дәваланып терелеп чаккач үзләренә рәхмәт әйтергә дә онытып җибәрәбез. Катлаулы операция кичереп кайтканнан бирле кулыма каләм ала алмавыма нык борчылып яшәдем. Авыр хәлдә ашыгыч ярдәм бүлегенә китерүләре хакында тасвирлап сөйләп тормыйм. Ялда булуына карамастан, эшкә килеп дөрес...

Район үзәк хастәханәсе табибларын һәм шәфкать туташларын гадәттә хәлебез авырайгач кына искә алабыз. Дәваланып терелеп чаккач үзләренә рәхмәт әйтергә дә онытып җибәрәбез.

Катлаулы операция кичереп кайтканнан бирле кулыма каләм ала алмавыма нык борчылып яшәдем. Авыр хәлдә ашыгыч ярдәм бүлегенә китерүләре хакында тасвирлап сөйләп тормыйм. Ялда булуына карамастан, эшкә килеп дөрес диагноз куйган хирург Рафаэль Гатауллин минем сәламәтлегем белән хастәханәдән чыкканчы кызыксынып торды. Операция ясауда зур ярдәм күрсәткән Булат Әминов, Әхәт Хөснетдинов турында алтын куллы димичә, ни дисең инде. Шәфкать туташлары да алардан калышмыйлар. Айгөл Нәбиуллина, Галина Мельникова, Нурисә Сабитова, Мәймүнә Шәвәлиева да үз һөнәрләренә тугрылыклы булып тырыш хезмәт куялар. Халык телендә алар кебекләр хакында: "күз карашы белән дәвалый", дигән сүзләр бар. Реанимация бүлегенә күчергәч андагы мөнәсәбәткә исең китәрлек. Өлкән шәфкать туташы Эльвира Мозохина турында нинди генә рәхмәт әйтсәм дә аз булыр төсле. Әйтерсең лә ул хәлемне йөрәге белән тоя, күңел күзе белән дәвалый. Авыруларны ярата, ике йөрәкледер ул, мөгаен. Чөнки бер йөрәккә генә бу кадәр шәфкатьлелекне сыйдырып булмас иде. Биредә өч көн генә ятсам да авыруларга булган ягымлы мөнәсәбәтләрен күреп, хәлемнең минутлап яхшыруын тойдым. Хирургия бүлеген Виталий абый Волковтан башка күз алдына да китерә алмыйм. Белемле, яхшы белгеч булуы өстенә, гадилеге һәркемне үзенә җәлеп итә. Район баш табибы Мансур Китаев көндәлек эше күп булса да палатага кереп, һәрберебезнең хәлен сораштырып чыгуы нык ошады. Хастаханәдә яхшы тәртип булуы да нык сөендерде мине. Киләчәктә дә шулай районыбыз халкының сәламәтлеге турында чын-чынлап кайгыртучанлык күрсәтеп яшәсеннәр, һәрвакыт рәхмәт сүзләре генә ишетсеннәр иде.

Вафирә Гәрәева.

Балыклы Чүкәй авылы.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев