Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый

Гамәлдә кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез; яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга.

Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы! Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Бүгенге әңгәмәм ничә ел кулга-кул тотынып, иңгә-иң куеп, шатлык-куанычларны, тормыш мәшәкатьләрен бергә бүлеп, гаилә учагын сүндермичә бәхетле яшәүче Олы Елга авылыннан Вакый һәм Фәния Мингалиевлар турында. 27 август көнне президентыбыз Рөстәм Миннеханов иң яхшы гаилә буларак аларны тантаналы кичәдә котлады. Ә Мингалиевлар белән бу әңгәмә-язмабыз сезнең өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Вакыйф абый белән Фәния апа Олы Елга авылында бер үк чишмә суын эчеп, бер сукмактан мәктәпкә йөреп үскән кешеләр. Консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбендә укыган вакыты Вакыйфның. Ул май бәйрәменә авылга кайта, яшьләр белән елдагыча урман буена ял итәргә баралар. Шунда шомырт кара чәчле, кара күзле чая кыз Фәниягә игътибар итми кала алмагандыр ул, мөгаен.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X