Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Эшмәкәр акча бирергә әзер

Районыбызда игелекле эшмәкәрләр исемлегенә инде күптәннән үз эшен ачып җибәреп, уңышлы гына хезмәт куючы Руслан Дормидонтовны кертергә мөмкин.

Биш ел инде ул сабантуй мәйданында бил алышып җиңү яулаган яшь батырга үз бүләген әзерләп килә. Ул бүләк иткән велосипед инде шактый яшьләрне яңа җиңүләргә "канатландырды".
Әлеге эшмәкәрнең район үзәгендә төзекләндерү эшләрендә актив катнашуы да күңелдә хөрмәт хисләре уята. Узган ел район үзәгенең Северная урамында урнашкан бер коены бизәкләп, төзекләндерү эшен башлап җибәрде. Тик төзүчеләр табылмау сәбәпле, бу изге эш ахырынача тәмамланмый калынды. Район халкына 40 елдан артык хезмәт иткән бу коены шул тирәдә яшәгән ир-атлар җыелышып ремонтлаган булганнар. Әмма күп еллардан бирле файдаланылган кое бурасы бүген инде яраксыз хәлгә килгән. Игелекле эшмәкәр әлеге коены чистарту, иске бураларын сүтеп алып аның урынына тимер-бетон боҗэшнералар төшерү эшләрен финанслауда ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. Әмма әлегә аны хуплаучы гына юк. Бу олы эшне башлап йөрүче җаваплы кеше табылмый икән. Берәүләр кирәкле эш башкарырга акча таба алмыйча интеккән бер мәлдә, икенчеләрнең тәкъдим ителгән акчаны да алып эшләргә җөръәт итмәве аңлашылмый хәтта. Бу эшкә алынырга теләүчеләр табылыр һәм ихтыяҗдагы мәсьәлә якын көннәрдә хәл ителер дип ышанасы килә. Югыйсә, чыгымнар тотып Гремячка, Шиланка авылларына чишмә суына йөрүдән туктар иде райондашларыбызның бер ишләре. Әлеге кое суының составы чишмәләрнекеннән бер дә ким түгел диләр.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшмәкәр акча бирергә әзер

2
X