Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Бәхет телим, балам

-И кызым, олы тормыш юлына да аяк бастың. Ходай рәхмәте белән туйларны да күңелле үткәрсәк иде. Гаиләгезне саклагыз, балам. Чит-ят сүзләрне арагызга кертмәгез. Сез тату яшәсәгез, без дә бәхетле булырбыз,-ди Фәния апа кызы Лилиягә. Кемнең генә ата-анасы баласына бәхет теләми икән. Бигрәк тә, туй көнендә бер кочак кадәргесен ишетәсең Ул...

-И кызым, олы тормыш юлына да аяк бастың. Ходай рәхмәте белән туйларны да күңелле үткәрсәк иде. Гаиләгезне саклагыз, балам. Чит-ят сүзләрне арагызга кертмәгез. Сез тату яшәсәгез, без дә бәхетле булырбыз,-ди Фәния апа кызы Лилиягә.
Кемнең генә ата-анасы баласына бәхет теләми икән. Бигрәк тә, туй көнендә бер кочак кадәргесен ишетәсең Ул көнне әле бәхет кошы тоткандай да буласың. Гаилә учагын кабызып җибәргән бу мизгелне гомер буена күңел сандыгында саклыйсың.
ЗАГС җитәкчесе Рузалия Нәгимова әйтүе буенча, быел район буенча 53 пар никахларын законлаштырган. Шуларның 80 проценты район үзәгендә язылышкан. Ә менә аерылышучылар саны кимегән.
Һәр ел саен алар 50 ел бергә гомер иткә гаиләләрне «мәхәббәт һәм тугрылык» медале белән бүләклиләр. Ул быел Хәбри һәм Капитолина Зыятдиновлар гаиләсенә биреләчәк. Әле яңа гына өйләнешкән яшьләргә җитәкченең әйтер сүзе бар.
-Бер-берегезне саклап, аңларга тырышып яшәгез. Инде бер тапкыр гаилә төзеп, зур җаваплылыкны үз өстегезгә алгансыз икән, ул бәхетне таркатмагыз. Буш вакытларны бергә үткәреп, шатлык-кайгылар белән һәрчак уртаклашып, бер-береңә игътибарлы булып яшәгез, - ди ул ягымлы гына елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев