Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Безнең борынгы әби-бабаларыбыз да үз кәсебләре беләре белән көн күргәннәр

Әби-бабайлар ядкаре сокландырды

Аларның зәвыклы итеп бизәп эшләнгән савыт-сабалары, бизәнү әйберләре, кул эшләре әле дә музейларда кыйммәтле экспонат булып саклана. Күп гасырлар үтсә дә аларда әби-бабаларыбызның матурлыкны тоя белү сәлате чагылыш таба. Әнә шушы сирәк очрый торган экспонатлар аша без дә укучыларда гүзәллекне күрә белергә һәм бәяләргә өйрәтәбез. Еш кына оста куллы авыл кешеләрен очрашуга чакырабыз. Күптән түгел генә укучылар коллективы белән киңәшләшкәч гадәти булмаган күргәзмә оештырырга булдык әле. Бу мөһим эштә билгеле инде укучылар үзләре башлап йөрделәр. Чөнки, һәркайсының әби-бабасы кулы белән эшләнгән әйберләрне күрсәтәсе, алар өчен горурлык хисе кичерәсе килде. "Әби-бабалы гаилә нык тамырлы имән төсле" дип аталган бу күргәзмәдә ни генә юк. Саимә әбинең матур итеп чигеп эшләнгән мендәр тышы, Рузилә әбинең челтәрдән эшләнгән урын-җир җәймәләре, Наҗия әбинең самовар өсте, Гилембанат белән Наилә әбиләрнең сөлгеләре, Гөлчирә белән Фаягөл әбиләрнең чигеп эшләнгән тәрәзә пәрдәләре, Галия, Вәсипкамал, Хәлимә әбиләрнең берсеннән-берсе матур чигелгән кулъяулык һәм ашъяулыкларына сокланып туймадык. Госман бабайның йомшак, җиңел аяк киеме, Гөлфия әбинең келәмнән дә затлырак киезләре, Рәхимә, Кәүсәрия әбиләрнең бәйләнгән кофталары, Мәрзия әбинең чигеп эшләнгән баш киеме, Флера әбинең нәфис косынкасы-үзләре бер олы сәнгать әсәрләре. Асия, Нурания, Сайделбанат әбиләрнең бизәкле бияләйләре, Разыя, Наилә әбиләрнең җылы оекбашлары, Мәрзия әбиләрнең уңайлы башмаклары мәктәбебезне бизәп торды ул көнне. Куллары алтын күңелләре саф шул безнең әби-бабаларның. Бүгенге яшь буынга да алардан хезмәтне ярату татар халкының күңел байлыгын, матурлыкны күрә белү сәләте күчәр дип ышанабыз. Кадерле әби-бабаларыбыз күпләргә үрнәк өлге булып тагын озак еллар арабызда яшәсеннәр иде әле.

Дания Мөбәракшина,

Ямаш мәктәбе директоры урынбасары.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев