Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

"Ветеринар-иң кирәкле һөнәрләрнең берсе", - дип саный Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылыннан Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

Мин әле ул вакытта 5 нче сыйныфта гына укый идем.

Кечкенәдән сөеп, яратып, ашатып-эчертеп үстергән сыерыбыз кинәт авырып китте. Ашамый-эчми, күзләрен мөлдерәтеп карап ята. Ярдәм дә итә алмыйбыз.Безнең аны һич тә югалтасыбыз килми. Шулвакыт әнием: "Бөтен ышанычыбыз һәм өметебез ветеринария врачы-Рәис абыеңда гына инде"-, дигән сүзләре мине сискәндереп җибәрде. Әйе, күңелдә ниндидер ышаныч туды. Шулай итеп врачны чакырдык. Әллә аның үз эшенең остасы булуы тәэсир иттеме, әллә шифалы кулымы, әллә серле могҗиза булдымы аңлый алмадык. Сыерыбыз исән калды, терелде. Әниемнең бик еш кына :"Сыеры барның-сые бар", "Аты барның -канаты бар"-, дигән сүзләрен хәзер бик яхшы аңлыйм мин. Шушы вакыйгадан соң миндә үзеннән-үзе бу һөнәр ияләренә хөрмәт артты. Минем күңелемдә авыл кешесе өчен ветеринария врачыннан да кирәкле һөнәр юк икән дигән фикер туды.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

Яңа Арыш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев