Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хезмәт кешесе

Районыбызның "Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгы мактаулысы

"Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгы тракторчысы Нурислам Гатауллинның быел трактор штурвалы артына утыруына 35 ел тулды.

Кечкенәдән үзе сайлаган һөнәрен әле бүген дә тел-теш тидермичә яратып башкара ул. Башка кайбер хезмәттәшләре кыш айларында күбрәк ял итү җаен караса, ул иртә таңнан торып эшкә ашыга. Техниканы белеп сакчыл эшләткәнгә аның берүзенә биредә ике трактор ышанып тапшырганнар. Шулай итеп Нурислам җәй айларында МТЗ-82 тракторы белән җир эшкәртеп, терлек азыгы хәстәрләүдә атив катнашса, кыш айларында ул озак еллар эшләгән ДТ-75 тракторына күчеп утыра. Аның белән ул авыл юлларын кардан чистарта, фермада тирес эттерүдә дә нәтиҗәле хезмәт башкара. Әнә шуңа фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов та аның турында бары тик яхшы фикердә генә.
-Булдыра ул Нурислам, аңа теләсә нинди катлаулы эшне ышанып тапшырсаң да күңелеңне тыныч тотарга мөмкин. Барып тикшереп йөрисе дә юк,- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев