Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Районыбызның "Масловский" хуҗалыгы мактаулысы

"Масловский" акционерлык җәмгыятенең техника утары янәшәсендә күптәнге танышым Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган механизаторы Гәбделхәй Йосыповны очраттым.

Гомеренең 43 елын комбайн штурвалы артында үткәргән ул. Мәктәптән соң район үзәгендәге һөнәри техник училищега юл тота Гәбделхәй. Укуны тәмамлагач Масловка авылын сайлый һәм бирегә килеп төпләнә. Шушы жирлектәге Клементьев, Казарин, Курочкин кебек данлыклы механизаторлар белән бер сафта, игенче хезмәтенең барлык нечкәлекләрен тирәнтен өйрәнеп, менә дигән хезмәт күнекмәсенә ия була. Инде бүген үзе бай хезмәт тәҗрибәсен яңа гына хезмәт юлын башлаган егетләр белән дә бик теләп бүлешә. Үткән замандагы СК-4, «Нива» комбайннарында эшләүләрен, беренче җиңүләрен әле дә еш искә ала, хәтерендә яңарта остаз. Соңгы 13 елында «ДОН-1500» комбайнында улы Алмаз белән эшли ул. Алар быел да сынатмадылар, үз комбайннары бункерыннан 1249 тонна ашлык озатып хуҗалык игенчеләре арасында беренчеләр булдылар.
Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев