Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хезмәт кешесе

Коллективның йөзек кашы

Качкалак авыл җирлегендә эшләүче "Гобәйдуллин" фермерлык хуҗалыгының җитәкчеләре коллективның уңыш серләрен хезмәткәрләренең булдыклылыгыннан күрәләр.

-Кайсы гына механизаторны алсак та, аларның барысы да үз эшләренең чын осталары. Берсенә дә башкарасы эшне кат-кат аңлатып төшендерәсе юк, үзләре белеп, сыйфатлы итеп башкаралар,- ди фермер Камил Гобәйдуллин. Быел трактор штурвалы артына утыруына 30 ел тулган Николай Власов та әнә шундыйларның берсе. Иртә таңнан күрше Шумково авылыннан килеп җитә ул эш урынына. МТЗ тракторын сакчыл эшләтүе һәм аны һәрвакыт төзек тотуы белән коллективта башкаларга үрнәк Николай. Быел да терлек азыгы хәзерләүдә һәм туңга сөрүдә җитештерүчән хезмәткә ирешкән. Лидер хезмәттәше Рафаэль Фатыйхов та аз гына калышып, 500 гектардан артык мәйданда җир сукалаган. Николай бу көннәрдә техниканы сафка бастыруда башлап йөри.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев