Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Хафизовлар авылның сулышы белән яшиләр

Венера апа Хафизова «Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе»ндә хезмәт куя. Тырыш, эшен намус белән башкаручы хезмәткәрләрнең берсе.


Сүз уңаеннан, аның тормыш иптәше Вахит абый да әлеге хуҗалык мактаулысы. Бу турыда газетабызның алдагы саннарында язып үткән идек. Без килгәндә фермадан кайтып, өй эшләре белән кайнаган вакыты иде Венера апаның. 
- Колхоз чорында сыер савучы булып эшләгән идем. Коорпорациядә шул вазыйфамда хезмәт куям. Минем карамакта илле сыер. Аппарат эшне күпкә җиңеләйтә, кулдан да сауган вакытлар булды инде,-диде ул сүзен башлап. 
Йорт-курада да эш җитәрлек бу гаиләгә. Өч сыер, бозаулар, таналар, үгезләр асрыйлар үзләре. Сөтен алыпсатарларга тапшыралар, малларны итләтә саталар. Үз тырышлыклары белән бик матур итеп йорт җиткезгәннәр, яңа каралты-кура торгызганнар. “Иш янына куш дигәндәй, сөттән, иттән кергән акча да ярап куя. Ике кызыбыз югары уку йортларында укыйлар. Аллаһ бирса, киләчәктә аларны үз тормышларына бастырасыбыз бар”,- ди алар. 
Ничек барысына да өлгерәләр икән Хафизовлар дип гаҗәпсенеп тә куйдым: йорт тирәләре чиста, бар җирдә тәртип, өй эчендә күпләгән төрдә чәчәкләр үсә. Тырыш, хезмәт сөйгән кеше генә шулай булдыра аладыр инде ул. 
-Төп йортка килен булып төштем мин. Кайнанам белән егерме елдан артык бергә бик тату яшәдек. Без эштә булганда ул балаларны барлады. Гомер буена ярдәм итте. Ике ел элек гур иясе булды. Соңгы көненә кадәр тәрбиядә, хөрмәттә яшәде. Бик сагынабыз аны. Йортка йозак иде әле ул, - дип искә алды Венера апа Зәйтүнә әбине. 
... Хафизовлар авылның сулышына тиң сулап яшиләр. Яңа Арыш авылы бүгенге көндә мул тормыш, якты өметләр белән гомер кичерә торган җирлекләрнең берсе. Авылның матур яшәешендә, сүз дә юк, бу гаиләнең дә билгеле бер күләмдә лаеклы өлеше бар.

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса