Казан элемтә техникумы студентлары EuroSkills чемпионатында көмеш медаль яулады
Швециядә узган EuroSkills эшче профессияләр ярышында Россия гомумкоманда зачетында беренче урынны алды.
Россия гомумкоманда зачетында очколар саны буенча, EuroSkills эшче профессияләр чемпионатында беренче урынны алды. Бу хакта "WorldSkills Россия" берлеге генераль директоры Роберт Уразов хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Ярыш үткән ялларда Швециядә узды, анда Европаның 30 иленнән 25 яшькәчә 500 студент катнашты. Россиядән ярышка 18 төбәктән көллият, техникум һәм училищеларда белем алучы барлыгы 43 студент барды. Алар "Электроника" (Максим Кадников) һәм "Суыткыч техника һәм кондиционлаштыру" (Вадим Поляков) номинацияләрендә ике алтын медаль алды. "График дизайн" (Алена Кидрина) һәм "Мобиль робототехника" (Оскар Арсланов/Эмиль Мифтахов) номинацияләрендә ике көмеш медаль яулады. Бер бронза медаль дә бар, моннан тыш Россия профессиональлек өчен 11 медальгә ия булды.
Әйтергә кирәк, "Мобиль робототехника" номинациясендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Оскар Арсланов белән Эмиль Мифтахов - Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумы студентлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев