Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

”Безнең дуслыктан җил дә көнләшеп куядыр”,- диләр "Кулон-Агро" җәмгыяте хезмәтчәннәре Фәнүзә Хөснетдинова белән Зөлфия Мостафина

 “Кулон-Агро” җәмгыятенең  терлекчелек комплексына үткәндә ял скамейкасында чөкердәшеп сөйләшеп утырган ике ханым игьтибарымны үзләренә җәлеп иттеләр.Алай гына түгел, киң күңеллеләрдән булып чыктылар. Үзләре янына ял итәргә чакырдылар. ”Менә шушы ике дус инде алар, Фәнүзә белән Зөлфия. Игезәкләр диярсең, бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар, уртак сөйләшер, серләшер сүзләре бетмәс. Эшләре бер дигән бара, коллективның алдынгылары”, - дип таныштырды алар белән комплексның начальнигы Фәнис Садыйков.

Кызларның үзләре белән якыннанрак аралашырга булдым. Чыннан да охшаш сыйфатлары, уртаклыклары да шактый икән. Икесенең дә 20 елга якын сыер савучы стажы бар, әлеге коллективка икесе дә бер көнне эшкә килгәннәр. Бер-берсен алыштырып ике сменада бер группада сыерлар савалар. Икесенең дә әти-әниләре колхозчылар династиясеннән. Фәнүзә дә (6 нчы бала),  Зөлфия дә (5 нче бала) төпчекләр, өчәр балалары бар.
- Бик дус яшибез. Аллага шөкер.Безнең дуслыктан җил дә көнләшә бугай. Арага берни кертмибез. Тормыш бит, төрле очраклар була, нинди генә чакта да бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз. Уңышларыбыз да уртак, - ди Фәнүзә.
Аларның группасында 61 савым сыеры, тәүлеккә өч тапкыр савалар. Бүгенге көндә комплекс буенча һәр сыердан уртача 18,1 килограмм сөт савыла. Ә аларның группасында ул 20,5 килограмм тәшкил итә. Бу елның биш аенда сыерларның продуктлылыгы 3 меңешәр килогрммга якын. Икесенә 151 тонна сөт сауганнар.
- Узган елдан шактый югарырак күрсәткечләр белән барабыз. Шушы темпны югалтмасак, 7 мең чиген узарбыз дигән өмет бар. Эш шартларыбызга күз генә тимәсен. Хезмәт хакларыбыз югары, вакытында алып барабыз. Бирегә килгәнче эшсез утырган, тиен-миенгә эшләп йөргән чакларыбыз да булды. Хәзер капка төбеннән вахта автобусында килеп алалар, эш беткәч кайтарып куялар.Җитәкчеләребезгә бик рәхмәтле без, - ди Зөлфия.  Фәнүзә Мәм. Каз. Чаллы, ә Зөлфия Бикчурай авылыннан килеп эшләп йөриләр икән. Ә вахта дигәннән, бирегә 11 авылдан килеп эшлиләр.Моннан өч ел 500 баш савым сыерларга исәпләнеп төзелгән комплекста 55 эш урыны булдырылган. Җәмгыять быел комплексның икенче чиратын октябрь аена сафка бастырырга планлаштыра.Монысы да 500 баш савым сыерларына исәпләнгән.
Бүгенге кардаларга, биналарга үтәбез, маллар ялтырап торалар, тәннәрен шампуньлап юалар диярсең.Ул бозауларның торагы - андагы тәртип, яктылык, чисталыкка шаклар катасың. Идеаль шартлар! Чыннан да мондый җирдә эшләве дә кызыклыдыр шул, тиешле нәтиҗәгә дә ирешү өчен мөмкинлекләр тудырылган.Кем белән генә гәп корсаң да шундый фикер ишетәсең.
-Тукланырга теләүчеләргә ашханәбез эшли. Ашату очсыз, әйтик төшке аш 40 сум чамасы гына, -  ди Фәнис Садыйков.
Сүзем Фәнүзә Хөснетдинова белән Зөлфия Мостафина турында иде.
- Ничек кенә җиңел, шартлар яхшы дип  әйтсәк тә, эшегездән арып кайткан чакларыгыз аз түгелдер. Йортта да олы бер хуҗалыкны тартып барасы бар бит.Тылларыгыз ышанычлымы, - димен кызларга.
Әлеге дә баягы, икесе дә җавапларын “Аллага шөкер” сүзеннән башладылар. Хуҗалыкларында мөгезле эре терлеген, кош-кортын мулдан тоталар икән. Мостафиннар гаиләсендә эре терлекләрнең баш саны 8 әү булып чыкты.  Икесе дә тормыш иптәшләрен, балаларын ышанычлы ярдәмчеләре, хезмәттән курыкмый торган батыр йөрәклеләр итеп саныйлар.Ирләре үзләре дә эшләгәнлектән, гаилә йөгенең шактый саллы бер өлеше балалары җилкәсенә төшүен искәрттеләр алар.
Менә шулай, бүгенге көннәренә шөкерана кылып, матур планнар корып, хезмәт уңышларына куанып яши бу ике дус-хезмәттәшләр, сердәшләр.

Вазыйх Фатыйхов.
 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса