Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Балык Бистәсе районы ”Агрокам” җәмгыятенең хезмәт алдынгысы Елена Хафизуллинаның йөзләрендә бәхет нуры балкый.

Бүгенге әңгәмәшем  сөйкемле генә Козяково Чаллы авылы кызы Елена Хафизуллина.

Ул районыбызның, үзе хезмәт куя торган”Агрокам” җәмгыятенең хезмәт алдынгысы. Эш нәтиҗәләренә күз салган мәлдә, ирексездән ”Күз тимәсен бу кызга” дип куясың. 54 баш ана дуңгызның язмышы аның җаваплыгында, аның кулында. Аның төп вазыйфасы - аларны исән-имин балалату, туган балаларны 28 тәүлек дәвамында үлем-җитемсез карап үстереп икенче дәвамлы үстерү цехындагылар кулына тапшыру. Елена быел һәр ана дуңгыздан уртача 12 шәр бала алып үстергән. Алардан алынган тәүлеклек артым белгечләр әйтеп үткәнчә, яшь бозауныкына тиң икән. Ел башыннан 3 мең башка якын дуңгыз баласы аның кулыннан узган.
- Асларын карыйм, 4 тапкыр ашатам, беренче вакытта имчәккә ияләндерегә кирәк була. Эшем иртәнге сәгатьтә башлана, кичке бишенчеләрдә тәмамлана. Көнозын терлекләр янәшәсендә. Иң куанычлысы хезмәт өчен шартлар тудырылган, хезмәт хакы чагыштырмача яхшы, - ди ул. Елена аена кулына 25 мең чамасы хезмәт хакы ала икән. Хезмәт күрсәткечләренә карап югары булган чаклары да булгалаган. Тормыш иптәше Илнур да бер коллективта хезмәт куя. Аның да хезмәтенә түләү Еленаныкы чамасы килеп чыга.Иш-янына куш дигәндәй,  хезмәтләреннән гаилә бюджетына кергән акчага зарланмыйлар алар.
- Дөньяның артына тибеп булмый инде. Акча беркайчан да берәү өчен дә артык түгел ул. Кул астына кереп йортта булышырлык өч балабыз үсеп килә. Шәхси хуҗалыкта сыер,үгез,бозаулар.кош-корт тотабыз. Әти-әни белән бер йортта яшәгәнлектән аларны тәрбия итү күбрәк аларга,балаларга төшә.Зарланырлык яшәмибез,шөкер, - ди Елена.
Әтисе Геннадий Николаевич хезмәт юлын механизатор буларак үткән.Шактый хуҗалыкларны “туздырган” эшләү дәверендә. Әнисе Галина Петровна исә озак еллар сыер савучы булып эшләгән. Авылдашлары алар хакында: ”Чын хезмәт кешеләре” диләр. Алма агачыннан ерак төшмәгән, алты балалары,шул исәптән Елена  да тормышта үзләренең лаеклы урыннарын тапканнар. Төп нигезгә кайткан туганнарын каршылау, нигездә, Елена белән Илнур җилкәсенә төшә. Җылы, нурлы, бай тормышлы кайтыр җирең, нигезең бар икән, ничек сөенечле булмасын ди инде бу туганнар өчен.Өлкән яшьтәге әти-әни дә һәрдаим  хөрмәт-кадердә.
Елена Хафизуллина менә инде бишенче елын шушы тармакта эшли. Шуның соңгы елларын “Агрокам” җәмгыятендә. Аның өчен бүгенге көн - уңышлы хезмәте, гаиләсе, үсеп килүче өч баласы, янәшәсендә исән-имин яшәп ятучы әти-әнисе, сагынып төп нигезгә кайтучы туганнары белән кадерле. Бүгенге көндә синең  йөзеңнән бәхет нуры ташып тора Елена. Ул нурлар сине гомер буе озата йөрсәләр иде дигән ихлас теләктә калам. Бик тә лаеклысыңдыр дип уйлыйм.

Вазыйх Фатыйхов.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса