Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылының күркәм кешесе.

Кышкы салкын көн. Буран котыра. Шул буран эченнән трактор гуләгән тавыш ишетелә. Кеше йөри, машина үтә алмаслык урамнардан юл салып уза. Күгәрченнең бөтен урамнарын кардан арындыргач, күрше-тирә авылларга юл тота ул.

Сүзем авылымның күркәм гаилә башлыгы, күркәм кешесе Камил абый Мөхәммәтҗанов турында. Ни өчен Камил абый диярсез, чөнки ул гомере буе намуслы механизатор булып эшләгән. Иртә яздан җир эшкәртүгә, чәчүгә керешә. Җәйге челләдә кырда печәндә, алтын көздә игеннне урып җыюда катнаша һәм менә кышның зәмһәрир суык көннәрендә дә өйдә тик ятмый. Ай-яй мондый суык көннәрдә тимер тракторның көенә килеп кабызулары җиңелләрдән түгелдер. Бу аның тырышлыгын дәлилли. Кыскасы, Камил абый үз эшенең чын остасы. Аны тагын бер кат күркәм кеше диясе генә кала. Аңа уңышлар һәм саулык телибез.

Алсу Динмөхәммәтова,

Күгәрчен мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев