Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Балык Бистәсе хуҗалыкларында лаеклы кешеләр эшли

Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгы механизаторы Фәнил Сафинның 30 еллык хезмәт тәжрибәсе бар.

Быелгы язгы чәчүдә дә ул МТЗ-1221 тракторында мең гектардан артык җир эшкәртеп, 850 гектар мәйданда орлыкны җир куенына иңдереп хуҗалыкның чәчү батыры булып танылган. Аңа Олы Мәшләк авылы сабантуй бәйрәмендә мәйдан уртасында тантаналы төстә тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырганнар. Хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов: "Фәнил безнең өметләрне аклый ул. Бу тракторчы үз хезмәтенең чын остасы. Нинди эшне йөкләсәң шуны булдыра ала торган "универсал" механизатор. Кулыннан килмәгәне бик сирәк. Әле менә күптән түгел генә хуҗалыкка кайтарылган кыйммәтле яңа "Магдон" үзйөрешле чапкычын да озак уйлап тормыйча аңа тапшырырга булдык", - дип хезмәтен бәяләгән иде.
Бу көннәрдә Фәнил Сафин терлек азыгы хәзерләүдә эшли. Ул 200 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләнне ектырды инде. Сменасына 20-25 гектарда печән чаптыра .
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев