Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ак халатта керсез күңел

«Хезмәтенә ихлас бирелгән, тәҗрибәле, намуслы, игелекле табибә",-диде Антонина Панина хакында район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Римма Гаязова. Соңгы сүзенә басым ясавы юкка түгел аның, әлеге һөнәр ияләренә игелеклелек, кешелеклелек сыйфатлары хас. Халык сәламәтлеге сагында өч дистә елдан артык хезмәт куйган Антонина Ивановнага исә халыкның рәхмәт, ихтирамы аеруча зур.

...Эш ахырында үзен күреп сөйләшим дип, поликлиниканың өченче катына күтәрелдем. Коридорлар чираттан бушап калган. Шулай да 314 нче бүлмә янында берничә пациент күренә.
-Көндез чират зур булыр дип, хәзер генә килдем. Салкын тиеп бик җәфаландым. Ярый әле врачыбыз укол-дарулар билгеләде, аннары килеп күренерсең дип кат-кат әйтте. Хәлем яхшырса да тагын килеп тикшереним дидем,-ди олы яшьтәге бер апа.
-Сәгать ничәгә хәтле булса да кабул итә ул, бер дә аптырыйсы түгел,-дип җөпләде икенчесе.
Әнә шундый "характеристика" белән мин дә табибә янына үттем.
-Эш сәгатенең ахыры төгәл билгеләнмәгән безнең. Ишек янындагы авыруны берәү дә калдырып китмәс иде,-дип башлады сүзен Антонина Панина. -Гадәттә, авырулар электрон чиратка язылып керәләр. Көненә 30 ар кеше кабул иткән чаклар да була,-ди ул.
Районыбызда гомумпрактик табибы дигән төшенчәнең барлыкка килүенә дистә елга якын. Билгеләнгән участок табибына йөрүнең уңай яклары тиз сизелде. Поликлиникаларда ыгы-зыгы, чиратлар юк хәзер. Табиб та үз пациентларының авыру тарихын яхшырак белә. Әлбәттә, моның өчен үз һөнәреңнең чын остасы булу кирәк. Моннан тыш белемеңне даими күтәрү, медицина яңалыкларын камилләштереп бару да сорала.
-Үзеңне яхшы хис итү-ул әле син тулысынча сәламәт дигән сүз түгел, медицина тикшерүе вакытында кайбер авыруларның организмда баш калкытуы ачыклана. Шуңа да билгеләнгән вакытларда диспансеризация үтү мөһим,-ди Антонина Панина.
Тикшеренүнең зарурлыгы турында элек халыкка кат-кат әйтеп аңлатылса, соңгы вакытларда хәл беркадәр уңай якка үзгәргән: туган елы буенча һәркем үз вакытында тикшеренү үтәргә табиб янына килә. Узган ел әлеге участок диспансеризация үткәрү буенча беренче урынга чыккан.
-Даими рәвештә медицина тикшеренүе үтү авыруларны, бүгенге көндә шактый киң таралган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы), яман шеш авыруларын, шикәр диабеты, хроник үпкә hәм бронх авыруларын булдырмый калу яки беренчел стадиясендә тиешле дәвалау билгеләү өчен әһәмиятле,-ди табибә.
Фтизиатр буларак, соңгы елларда район күләмендә туберкулез авыруларының кимүен дә аның нәтиҗәле уңышы дип санарга мөмкин. Бу очракта иртә диагностиканың иң яхшы ысулы-флюорография. Елына бер тапкыр уздырыла торган әлеге чара һәрчак игътибар үзәгендә. Чөнки чирне дәвалауга караганда булдырмый калу күпкә яхшырак.
...Талчыкканлыгы, арганлыгы йөзенә чыкса да сабырлыгын, мөлаемлеген җуймаган табибә белән озак сөйләштек без. Аның киңәш рәвешендә әйткән сүзләре күңелем аша узды, зирәк акылына сокландым. «Кешеләрне дәвалау, табибә булу яшьлек хыялым иде. Барысы да тормышка ашты», - ди ул. Әйе, университет баскычыннан күтәрелеп халыкның рәхмәтле дәрәҗәсенә ирешү өчен белемле, энергияле, шул ук вакытта югарыда әйтелгәнчә кешелеклелек сыйфатларына ия булу да кирәктер.Тормыш, гаилә хәлләрен сорашу урынсыз булыр иде бу минутларда, чөнки медицина Антонина Ивановна Панина өчен барысы да-үткәне дә, хәзергесе дә. Ак халатына тап төшермәгән, калыбенә тугрылык саклаган ханымның үзенә дә киләчәктә сәламәтлек, бәхет-шатлыклар юлдаш булсын.
Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев