Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Хезмәт кешесе

Йөкне бергә тарту җиңелрәк

Эш машинасында Котлы Бөкәш ягына барабыз. Юлның ике ягында сары келәмдәй тузганаклар чәчәк атып утыра.

Мондый гүзәл пейзажны күреп күңел сөенә инде. Табигатькә чыгарга вакыт тапмаган кеше күп нәрсә югалта шул. Шулай сөйләшеп бара торгач Биектау авылына килеп җиткәнебезне дә сизми калдык. Авыл җирлеге Советы бинасы янына килеп туктадык. Җирлек башлыгы Рәфхәт Мөхәммәтҗанов һәм сәркатип Гөлназ Закирова агымдагы эшләр белән мәшгуль иделәр. Халык килеп туган проблемаларны хәл итү өчен җирле үзидарә җитәкчесенә мөрәҗәгать итә. Аларның тормышы уч төбендәге кебек. Рәфхәт Миннәхмәт улыннан авыл җирлеге территориясенә кергән Биектау, Яңавыл, Яңа Сала, Чаллыбаш, Үрнәк авылларының ничек яшәве белән кызыксындык.
-Безнең халык эштән курыкмый, тырыш. Соңгы елларда без Чаллыбаш, Яңавыл, Яңа Саланы асфальт юллар белән тоташтыруга ирештек. Биектауда полициянең участок пункты, хоккей коробкасы төзелде. Анда көндез-балалар, кичен өлкәннәр уйнады. Яңавылда плотинаны чистартып балыклар җибәрдек, халык өчен ял итү урыны ясадык. Бу чыгымнарны ООО "Кулон-Агро" җитәкчесе Альберт Фәхретдинов алды. Бу җәмгыятьтә халыкның 50 проценты эшли. 500 савым сыерына исәпләнгән тагын бер ферма төзелә. Анда 50-60 кеше өчен эш урыннары булдырылачак.
Эшмәкәрлек тә үсеш ала бездә. Биектауда Вакыйф Шәйдуллин, Гыйльметдин Бәдретдинов блоклар, такталар җитештерү, умартачылык, ат асрау белән шөгыльләнәләр. Яңа Сала һәм Яңавылда Хәлим Зиннәтуллин, Илшат Шакиров бу эшләрдән тыш тәрәзә җитештерәләр һәм куялар, терлек асрыйлар. Алар шулай ук кешеләрне эш белән тәэмин итәләр. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Фәнис Мөхәммәтҗанов-атлар, Илсур Мөхәммәтханов-сарыклар һәм казлар үрчетәләр. Илфат Хәбибуллин махсус күл ясап балык үстерү белән шөгыльләнә башлады. Шәйхелислам Хөснуллинның 50-60 умартасы, 3 сыеры, 3 үгезе бар.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Таңсылу Минһаҗева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл җирлеге Советы эшчәнлеген хуплыйлар