Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яңа Арыш авылында хезмәт итүче Гөлнур Гәрәева һәр нәрсәне җиренә җиткереп үтәргә тырыша

    Яңа Арыш авылы товарлыклы- сөтчелек фермасында хезмәт куючы Гөлнур Гәрәеваның бирегә эшкә килүенә быел 23 ел тулды.

    Урта мәктәптән соң ул үзенең хезмәт юлын әнисе Нурзия апа янәшәсендә сыер савучы булып башлап җибәрә. Шушы ике дистә елдан артык вакыт эчендә ул үзен уңай яктан гына таныта. Сыер да сава, бозаулар да карый, менә дигән таналар төркемен дә туплый. Җитәкчеләре дә аның хакында һәрвакыт уңай фикердә:

    - Гадәттә хуҗалыкта аны иң авыр участокка билгелибез. Чөнки безнең ышанычны аклый белә ул. Әле менә күптән түгел генә Гөлнурны аеруча җаваплы эшкә- тудыру бүлегенә билгеләдек. Сер бирми , тырыша, менә дигән тәртип булдырды. Соңрак ул янә таналар төркеме тупларга исәп итә,-ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Равил Вилданов.

    - Ә аның үз сере бар икән.Яш таналар төркеме туплау авыр һәм җаваплы эш булса да, түләү яхшы икән аларга. Ләкин һәркем аңа алынырга атлыгып тормый. Үзенә йөкләнгәнне әнисе үрнәгендә пөхтә итеп башкарырга гадәтләнгән Гөлнур һәр нәрсәне күңелен биреп, җиренә җиткереп үтәргә тырыша.Шуңа коллективта аңа хөрмәт зур.

    Реклама

    Идрис Аметов.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: хезмәт
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: