Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Уңышларның асылында хезмәти әрсезлеге ята

    Шушы көннәрдә генә Зур Мәшләк авылы фермасы коллективы хуҗалыкның алдынгы савымчысы Хәлисә Гәрәеваның 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов юбилярга муниципаль район башлыгы Илхам Валеевның Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Билгеле инде хезмәттәшләре дә аңа үзләренең эчкерсез тәбрикләүләрен җиткерделәр. Гомеренең күп өлешен Үзбәкстан якларында үткәрсә дә, биредә зур абруй казануына сокланмый мөмкин түгел аның. Илебездә тарихи үзгәрешләр булып узгач, гаиләләре белән алар районыбызның Зур Мәшләк авылына кайтып төпләнәләр. Ни дисәңдә, туган як үзенә тарта шул. Түбән Тегермәнлек авылында туып үскән Хәлисә биредә иң элек бозаулар карый. Беренче эш көненнән үк үзенә йөкләнгәнне яратып башкаруы, күңеле белән яшь малларның телен аңлавы хезмәтендә зур уңышлар алып килә аңа. Кыска гына вакыт эчендә ул үз эшенең чын остасына әверелә. Үзе тәрбияләгән яшь малларның үлеме кими. Айдан-айга ул алардан югары артым алырга ирешә. Әлбәттә инде үзеңнән дә моның өчен зур тырышлык сорала. Үз эшен яратып, күңелен биреп башкаруын күргән җитәкчеләр аны савым сыерлары төркеменә күчерәләр. Бу яңа эш урынында аңа беренче чиратта хезмәттәшләре Илзирә Габдрахманова, Зоя Гладкова, Галина Краснова кебек оста савымчылар ярдәмгә килә. Кыска гына вакыт аралыгында, ул биредә дә үз хезмәтеннең остасына әйләнә. Хәлисә бүген үзенә беркетелгән 35 сыерның һәркайсыннан уртача тәүлегенә 16-17 шәр килограмм сөт алуга ирешә. Аның малларның телен аңлап, аларны карау, ашату технологиясен бозмыйча эшләүе уңышларының төп нигезе булып тора. .
    Идрис Аметов.
    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: