Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ул район тоткасы булды

    Тормыш шундый нәрсә икән! Ул сине нинди генә кызыклы шәхесләр белән очраштырмый да, таныштырмый. Әйе, Габдулла Шаһидуллин бик тә үзенчәлекле кеше: үтә шаян, киң күңелле, бөтерчек кебек бу абыйны һич тә бабай дияргә тел әйләнми. Сөйләшү үзеннән-үзе ялганып китә. Без Габдулла абый белән аның Балыклы Чүкәй авылында үткән балачагына кайтабыз....

    Тормыш шундый нәрсә икән! Ул сине нинди генә кызыклы шәхесләр белән очраштырмый да, таныштырмый. Әйе, Габдулла Шаһидуллин бик тә үзенчәлекле кеше: үтә шаян, киң күңелле, бөтерчек кебек бу абыйны һич тә бабай дияргә тел әйләнми.
    Сөйләшү үзеннән-үзе ялганып китә. Без Габдулла абый белән аның Балыклы Чүкәй авылында үткән балачагына кайтабыз. 1949 елның ямьле март аенда дөньяга килә ул. Тормыш аны бәләкәйдән үк сыный башлый. Берсеннән-берсе кечкенә өч сабыйны калдырып әти-әнисе кинәт вафат булгач, бөтен авырлык өлкән малай - Габдулла җилкәсенә төшә. Бәләкәйдән мөстәкыйль тормыш башлау җиңел генә булмый. Терлеген дә, йорт-җирне дә ул карый, бакчаны да ул эшкәртә...
    Балыклы Чүкәй авылында 8 нче сыйныфны тәмамлый. Кичләрен механизаторлар әзерләү курсына йөри. Җәйнең -җәй буе я комбайнчы, я тракторчы булып эшли. Аннан соң кызыксыну аны авылның киномеханигы янына китерә. Егет башта өйрәнчек сыйфатында йөри, аннан үзе дә мөстәкыйль рәвештә кинолар күрсәтә башлый.
    Тормыш үз җае белән генә барганда, авылларына укытучы итеп 10 нчы сыйныфны тәмамлаган Мәдинә исемле кызны җибәрәләр. Әлеге чибәр кызны бер күрүгә үк егетнең йөрәгендә мәхәббәт утлары кабына, кыз да аңа гашыйк була. Нәкъ китаптагы кебек. Шуннан очрашулар башлана. Ике яшь йөрәк бер-берсеннән башка яши алмый башлый. "Тимерне кызуында сугарга кирәк" дип юкка гына әйтмиләр, Габдулла озакка сузмастан, сөйгәненә тәкъдим ясый. Яшьләр гаилә корып җибәрәләр. "Аллаһ Тәгалә аны минем бәхетемә Чүкәйгә җибәрде", - ди Габдулла абый.
    Уртак тормыш башлагач, алар Балык Бистәсенә күченәләр. Габдулла көндезен райтопта эшли, кичләрен шоферлыкка укырга йөри. Йөртү таныклыгы алгач, "Сельхозхимия" берләшмәсендә эшкә килә. Һәм лаеклы ялга кадәр сайлаган һөнәренә тугры кала.
    Ул елларда ашлык чәчеләчәк җирләргә көзен һәм язын аммиак кертү тәҗрибәсе үткәрәләр. Чыннан да, ашлык котырып уңа. Аммиакның файдасы әнә шулай чынбарлыкка әверелә. Ләкин бу яңалык ансат кына юл ярмый. Кешеләр аммиакның могҗизасына шикләнеп карыйлар. Аларны моңа ышандырырга кирәк!
    Тырыш, бер эштән дә җиксенми торган эшчеләрне җитәкчеләрнең үткен күзе тиз күреп ала. Шушы авыр һәм җаваплы эшне нәкъ менә Габдулла Шаһидуллинга йөкләүләре юкка гына түгел. Аңа үз бригадасына егетләр җыярга кушалар. "Шулай итеп мин фамилияләре гел "ш"га башланган егетләр тупладым. Арада Сидоров кына "с"га башлана. Шаяртып аңа да кайчак Шидоров дип эндәшәбез. Аннан башка егетләр дә килеп кушылды", - ди Габдулла абый.
    Бригаданы нигездә Чүкәй авылы егетләре, Габдулла Шаһидуллинның бергә уйнап үскән иптәшләре тәшкил итә.
    Әлеге бригада башта Казаннан, Бөреле станциясеннән башта сулы, аннары сусыз аммиак ташый. Алар аммиак керткән басу-кырларда һәр елны иген уңышы артыграк була. Кыскасы, Шаһидуллиннар бригадасының район авыл хуҗалыгы өчен башкарган эшләре әйтеп бетергесез зур. Аларның тәҗрибәсен Татарстан, илебез агрохимиклары гына түгел, Чехословакия игенчеләре дә килеп өйрәнгән.
    "1979 елны зур корылык булды. Ә Котлы Бөкәш территориясендә уңдырылышлы елны да иген уңышы начар була. Шул елны әлеге кырларга 2 тапкыр аммиак керттек. Гомер булмаганны иген котырып уңды. Хәтта күршеләренә дә салам бирделәр", - ди Габдулла абый.
    7 ел буе фатирда яшәгән Габдулла, ниһаять, үз йортын төзү турында уйлана башлый. Һәм тиз арада ниятен тормышка да ашыра. Тырыш ир-егет үз кулы белән зәвыклы йорт салып чыга. Ә элек торган фатирын хезмәттәше Мәгъсүмгә тапшыра. Үзе турында гына түгел, башкалар өчен дә янып-көеп йөрүче Габдуллага бригададагы башка егетләрне дә фатирлы итү өчен җитәкче, партком секретаре кабинеты бусагасын аз таптарга туры килми.
    Һәрвакыт яңалыкка омтылучы, каны кайнап торган Габдулла Шаһидуллин ирешелгән уңышлары белән генә канәгать кала торганнардан түгел. Ул гел камиллеккә омтыла. Югары белем алырга теләп КГУның юридик факультетына укырга керә. Анда укытучылары - Фельдман, Баскин кебек зур шәхесләр белән дуслаша.
    Габдулла абыйның ирешелгән уңышлары чыннан да сокланырлык. Ул III дәрәҗәдәге "Хезмәт даны", хуҗалык йөкләре ташуда югары күрәткечләргә ирешкән өчен Татарстан АССР югары Советы Президиумы Почет грамотасы белән бүләкләнә, Почет китабына кертелә.
    "Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын. Мин барысы өчен дә Мәдинәмә бурычлы. Кояш чыкканчы ук 4 тә китә идем, төнге 11 ләрдә кайта идем. Мәдинә эшенә дә йөрде (ул райсобеста хисапчы булып эшләде), 3 баланы да карап үстерде, йортны да тәртиптә тотты, мине дә һәрвакыт ачык йөз, тәмле ашлары белән каршы алды", - ди ул хатынына хөрмәт тулы җылы карашын төбәп. Мәдинә апа да иренә елмая.
    Гомер буе иңне-иңгә куеп, өлкәнәйгәч тә бер-берләренә булган мәхәббәтләре кимемәгән, киресенчә, арткан бу парга карап сокланып куйдым. Күзләр генә тимәсен! Яшь вакытта эш, тормыш дип чабасың. Шуңа күрә лаеклы ялга чыккач тормышның иң рәхәт вакыты башлана гына. Бүген Габдулла абый белән Мәдинә апа бергә-бергә бакчаларында бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш мул итеп үстерәләр. Алардан ниләр генә эшләмиләр: тозлыйлар да, варенье да кайнаталар, компот та ясыйлар… Ходай бүгенге көндәге бәхетләрен генә күпсенмәсен! Алга таба да сөенеп-шатланып озын-озак гомер кичерергә язсын аларга!
    Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: